Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Барлык пассажирлары да үлгән

189 пассажир утырган самолет һәлакәте урынында кеше җәсәдләре табылган.

Индонезиянең коткару хезмәте вәкилләре Ява утравы янында һәлакәткә очраган самолеттагы пассажирларның барысы да үлүен әйткән. Бу турыда Associated Press агентлыгына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

  • Бүген Индонезиядәге иң зур Lion Air компаниясенең Boeing 737 самолеты һәлакәткә очрады. Джакарта-Пангкалпинанг рейсы буенча очкан самолет диңгезгә төшеп, Ява утравы янында батты.

189 пассажир утырган самолет һәлакәте урынында кеше җәсәдләре табылган. Коткаручылар авиаһәлакәттә беркем дә исән калмавын әйткән.

Табылган мәетләр кисәкләргә бүленгән һәм һәлакәттән соң берничә сәгать узган булу сәбәпле, исән кешеләрне табу ихтималы юк, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/29/174262/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев