Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Июльдә помидорларны нәрсә белән тукландырырга

интернет челтәреннән алынды

Беренче помидорларны инде кайбер уңган бакчачылар татып карады. Помидорлар уңышы безне сөендерүен дәвам итсен өчен аларны тукландырып торырга кирәк. Безгә һәрвакыттагыча сары су ярдәмгә килер. Моның өчен 10 литр суга 2 литр сары су кушабыз һәм 2 аш кашыгы агач көле, 10 тамчы йод өстәп болгатабыз. Һәм һәр төп саен 0,5 литр исәбеннән сибеп чыгабыз.

Помидор яфраклары бөтерелсә, помидорларында таплар күренә башласа, димәк аларга кальций җитми. 1 литр суга 2 грамм исәбеннән 

кальций селитрасы салып болгатабыз һәм помидорларны тукландырабыз. Эшләп карагыз, файдасы тимичә калмас.

Помидорларны фитофторадан саклар өчен июльдә аларны 2 тапкыр сарымсак төнәтмәсе белән эшкәртергә киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев