Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Куллар да игътибар сорый

Кулларыгыз чиста, матур булсын

Моның өчен бертигез дәрәҗәдә алынган лимон согы һәм глицерин сөртү ярдәм итәчәк. Сабын нинди генә яхшы булмасын, ул тирене боза. Шуңа күрә көндезләрен кулны сабынлап еш юарга киңәш ителми. Лимон сабынны тулысынча алыштыра ала. Өстәвенә, куллардагы төрле тапларны да бетерә. Кул тиресе ярылучан кешеләргә дә берничә киңәшне тоту киңәш ителә. Кулларыгызны җылы суда юыгыз. Вазелин яки дуңгыз мае алыгыз да кулыгыз йомшарганчы шуның белән ышкыгыз. Аннан җылы суга берничә тамчы нашатырь спирты салып, шул суда юыгыз. Суны берничә тапкыр алыштырыгыз. Соңыннан бер дәрәҗәдә алынган глицерин, одеколон һәм су катнашмасы белән сөртегез. Куллары йонлач кешеләргә, аннан котылу өен канлы үлән (чистотел) яфракларын кулланырга була. Әлеге дару үләненең яфракларын һәм тамырын суда төнәтергә кирәк. Шуның белән кулга компресс ясагыз. Моны кулдагы төкләр беткәнче дәвам итәргә кирәк.

Гадәттә кер юу һәм савыт-саба чистарту порошокларыннан тырнакның майлы катлавы ашала, шуңа күрә, мөмкинлектән чыгып, резина перчатка киеп эшләргә тырышыгыз. Тәмәке тартудан саргайган бармакларны лимон кисәге белән чистартып була. Тырнакларыгыз сәламәт һәм матур булуы сезнең яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлеген онытмагыз. Күбрәк кишер белән шпинат ашарга тырышыгыз, алардагы витаминнар тырнакларны кибүдән саклый.


Чыганакак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kullar-matur-bulsyn-dis

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев