Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Ату тавышы тынмый тирә-якта 

Закон нигезендә генә атылырга тиеш казлар. Атмасагыз бигрәк тә яхшы. Берәү дә ач түгел. Кәефне башкача да күтәреп була торгандыр.

Сугыш бара диярсең бу көннәрдә. Шарт та шорт мылтыктан аталар да торалар. Мескен казларны жәлләмәгән кеше юк. Кайсы якка борылып очарга белмәгән бу кыр казларына карап күңел елый. Авыл эченә генә төшеп үтыра белмиләр шул.  27 апрельдән  6 майга кадәр барачак әле бу ату, чөнки аучылык сезонының вакыты ун көн.

-  Аучылык сезоны башланды, тик бу атулар закон нигезендә, тәртип белән, кушылганча гына булырга тиеш. Россия Табигать министрлыгының 04.09.2014 (№383) санлы Боерыгы гамәлдә. Бер аучы тәүлегенә ике кош кына ата ала. Мылтык буенча да таләпләр сакланырга тиеш, - дип кисәтә "Ашыт" сакланышы инспекторлары. 

Тикшерү барышында таләпләр үтәлмәсә, ә ул таләпләрне аучылар яхшы белә, штраф каралган. Суммасы аз түгел.

Олы Әтнә авылында яшәүче Талия апаның бу шигыре дә үзәк өзелгәндә язылган.

Кыр казлары кайта язлар белән 
Рәт-рәт итеп, җепкә тезелеп. 
Алар да бит нәкъ кешеләр кебек 
Туган ягын сагына өзелеп. 
Кыр казлары кайта язлар белән 
Риза булып көн-төн очарга. 
Гүя, ашыгалар кайтып житеп, 
Туган якның куген кочарга. 
Кыр казлары кайта язлар белән 
Белмиләр шул ниләр көтәсең. 
Ату тавышы тынмый тирә-якта 
Һәр көн саен, кичен -иртәсен. 
Кыр казлары кайта язлар белән 
Язмышлары вэхши кулларда. 
Иңрэп очкан казлар каңгылдавын 
Ишетербезме килер язларда?! 

Талия Латыпова 
27 апрель 2019 ел.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев