Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Һава торышы начарлана - сак булыгыз!

Татарстан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе һава торышы бозылу турында кисәтә.

Синоптиклар фаразлавы буенча 30 һәм 31 декабрь көннәрендә республика  территориясендә кар, буран, җил тизлегенең урыны белән 20м/с ка кадәр көчәюе көтелә. Юлларда көчле бозлавык.

Шул сәбәпле, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда бик нык игътибарлы булу кирәклеге турында кисәтә. Тиешле тизлекне саклап, куркныч маневр ясаудан сак булыгыз.

Куркынычсызлык каешларын тагып йөрегез. Җиңел машинада  махсус утыргычта алгы урында 12 яшькә кадәр, арткы урында - җиде яшькә кадәр балаларны йөртергә ярый.Һава торышы бозылу җәяүлеләрдән  дә игътибар таләп итә.

Юлны тиешле урында чыгу , киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеген онытмыйк. Юлларда төрле хәлләр килеп чыгу мөмкинлеген күздә тотып, юлга чыкканда үзегез белән җылы кием, кайнар ризык булуны тәэмин итегез. Кыенлыкларга дучар булган очракта  дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев