Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Әтнәдә - ике юл һәлакәте

Юлга чыксагыз игътибарлы булыгыз, машина йөртүчеләр, бер-берегезнең гомерен саклагыз, җәяүлеләрне хөрмәт итегез.

Әтнә районында ике юл һәлакәте теркәлде, берсе Олы Әтнә - Күлле Киме юлында, җиңел машина белән  зур машина бәрелеште, икенчесе - Күшәр авылында. Машиналарга шактый зыян килде, Аллага шөкер, кешеләре исән-сау. 

- Юлда йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсе бу. Тизлекне тиешледән арттырмагыз, саклык чараларын үтәгез, куркынычсызлык каешларын тагып йөрегез.  Бер-берегезне хөрмәт итегез, һәркем кемнеңдер кадерлесе, сезнең игътибарсызлык аркасында бер гаебе булмаган кешеләр зыян күрмәсен. Көн җылына, кая карама су, юлларда йөргәндә җәяүлеләрне хөрмәт итегез, су чәчрәтеп китүчеләр күбәйде...- дип кисәтә ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев