16 кеше больницага урнаштырылган
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган Коронавирус йоктыручыларның күбесе - Казанда (15 кеше) һәм Нурлат районында (9 кеше).
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 19ы өйдә дәвалана», — диде Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 50-60 яшь аралыгында (10 кеше) ачыкланган. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (15 кеше) һәм Нурлат районында (9 кеше).
8 июльгә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 4858 очрагы теркәлгән. 3705 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 66сы — узган тәүлектә. 1167 кеше дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев