Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөтенроссия бәйгесендә Әтнә кызы Лилия Гәрәева – беренче!

Шатлыклы хәбәр килеп иреште.

Бу көннәрдә   Кировта зоотехник-селекционерларның Бөтенроссия бәйгесе барганын хәбәр иткән идем. Әлеге бәйгедә безнең Әтнә районы белгечләре – үз эшләренең осталары да катнашты  http://atnya-rt.ru/news/belmi-kalmagyz/tn-kyzlary-btenrossiya-bygesend-katnasha

  Һәм иң куанычлысы “Таң” хуҗалыгының  селекционеры Лилия Гәрәева Татарстан Республикасы данын яклап, биредә дә  теоретик белемнәренең ныклы икәнлеген күрсәтеп, беренче урынны яулады.  Белгечләребез әле Кировта, төгәл мәтълүматны соңрак бирербез.

Шунысы мәгълүм әлеге бәйгедә 86 оператор һәм 57 зоотехник 61 төбәктән килгән. Шуларның икесе Лилия белән Фәридә – безнең белгечләр Татарстан данын якладылар. Һәм, Аллага шөкер, нәтиҗә куанырлык та, сокланырлык та.

Котлыйбыз Сезне!

Бу хакта  http://www.gtrk-vyatka.ru/vesti/selo/42549-v-kirove-proveli-konkurs-osemeniteley-i-zootehnikov-selekcionerov.html яза. Бер фото шуннан алынды. Калган  фотоларны Лилия Гәрәева җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев