Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чистарабыз! Өмә дәвам итә...

Кардан ачылу белән башланган чистарыну эше дәвам итә. Кичә су буйларын чүп-чардан арындыра башлаганнар иде. Бүген район үзәгендә эш кайный.

Оешмалар чистарту эшләрен дәвам итәләр. Олы Әтнә авыл җирлеге, заманында прокуратура да булып торган үзәктәге бинаның әйләнә- тирәсе җыештырыла. 

Тузган, җимерелә башлаган коймаларны  кичә сүтеп алдылар. Кыскасы, яңарабыз, яңартабыз әйләнә- тирәбезне. Редакция бинасы тирәсе кайный, җәмәгать. Газетабызның туган көне булгангадыр инде.

Автор фотосында - "Таттелеком"ның Әтнә бүлекчәсе хезмәткәрләрен күрәсез. Алар иртәдән эштә бүген. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев