Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Cоңгы тәүлектә 38 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган., 12 кеше тазарган.

Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1168 кеше дәвалануын дәвам итә.

Аларның барысы да әлеге чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

15 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана.

Авыруларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (15 кеше) ачыкланган. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (22 кеше) һәм Яшел Үзән районында (5 кеше) теркәлгән. Яр Чаллы да - 3 кеше. Буа, Биектау районнарында 2шәр, Зәй, Кайбыч, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында 1әр кеше.

Эпидемия башланганнан бирле республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4787 очрагы теркәлгән, 3601 кеше (шуларның 12се – узган тәүлектә) терелгән. 1168 кеше дәвалануын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев