Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2020" бәйгесенең финалы

Бүген

Олы Әтнә урта мәктәбендә "Ел укытучысы-2020" бәйгесенең финалы бара. 

Бәйгенең берничә этаптан торганын укучыларыбыз яхшы белә. Презентация эшләре каралды. Финал бәйгесенә сайлап алулар артта калды. Бүген чираттагы бәйге.

Укытучыларның һөнәри осталыгына бәя бирүче әлеге бәйгенең  бүгенге  финал ярышында Олы Әтнә мәктәбеннән - Гөлнур Мөхәрләмова, Иске Өҗем мәктәбеннән - Гөлзидә Кашшапова, Күлле Киме мәктәбеннән - Гүзәл Паутова, Олы Әтнә мәктәбеннән - Ләлә Хәсбиуллина, Олы Бәрәзә мәктәбеннән Фирдәвес Әбсәләмова  катнаша.

Һәм  бүген мәртәбәле жюри Татарстан күләмендә үтәчәк «Ел укытучысы» республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесен билгеләячәк.

- Укытучыларыбыз барысы да үз эшләренең осталары, һәркайсының үз эш алымы бар. Алар бүген мастер-класс күрсәтә, - ди мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Марс кызы Закирова.

Финал бәйгесе тәмам. Һәр укытучы номинацияләп бәяләнеп, бүләкләнде.

Чиратта - зона бәйгесе. Анысы Арчада узачак. Алты районның иң яхшы  укытучылары көч сынашачак. 

Әтнәдән зона бәйгесенә 3 укытучы - Фирдәвес Әбсәләмова, Гүзәл Паутова, Ләлә Хәсбиуллина катнашачак.  

Уңышлар телик. 

Г.Закирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев