Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фатыйма Габдрахман кызына - 90 яшь!

Тагын бер әбекәйгә 90 яшь тулды.

Олы Әтнәдә улы Реваль, килене Филсинә тәрбиясендә гомер итүче Хәбибуллина Фатыйма Габдрахман кызына бүген, 18 июльдә, 90 яшь тулды. 

Аны 90 яше белән котларга Әтнә район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова, социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева,   Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликова, "Әтнә таңы" журналисты Хәмит Бадиков бардылар.

Фатыйма әби -  бик бәхетле тормыш юлы узган карчык. 

- Кеше күргәнне күрдек инде, авырлыкларын тигез күтәрдек,  гомер буе эшләдек, балалар үстердек. Менә шул балаларымның тәрбиясендә гомер итәм.  Ревале белән бергә яшибез. Рафаэль белән Лилиям - Әтнәдә, кызым Венера -  Казанда. Оныкларым, оныкчыкларым бар. "Әби, хәлең ничек?" дип сорамый калганнары юк. Барына шөкер, бабаем  белән әлегә кадәр  тигез яшәдек. Җәмәгатем  Равил  генә бу көнне күрә алмады, бик көткән идек. Гомер кайчан өзеләсен белеп булмый шул. Урыны оҗмахта булсын, бик әйбәт иде. Тормышны җигелеп тартты, мин аның ышыгында гомер иттем. Балаларым да бик әйбәт булды, киленем Филсинә игелек күрсен, эх дип тә әйткәне юк, мин бик бик тәрбияле карчык. Сезгә дә бик зур рәхмәт. Җитәкчеләргә дә җиткерегез рәхмәтемне, исән-сау эшләсеннәр... - дип сөйли Фатыйма әби.

Олы бәйрәмең мөбарәк булсын, әбекәй! Сәламәтлек белән гомер ит.

Тулы язманы газетабыздан укырсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев