Футболчылар Арчадан кайтты
Көн темасы

Футболчылар Арчадан кайтты

Кичә Әтнәнең 2008-2009 нчы елгы футболчылары

Арчада Татарстан беренчелегенә узган зур футбол ярышының икенче әйләнешендә уйнап, финалга чыгып  кайттылар. Тренерлары - Таһир Вәлиуллин.

Татарстан беренчелегенә узган футбол ярышының беренче әйләнеше Кукмарада узган иде. Кукмарада да, Арчада да безнең футболчы егетләребез 1:0 исәбе белән җиңделәр һәм финалга үттеләр.

Иң оста һөҗүмче  Ислам Мөхәмәдҗановның ни рәвешле уйнавын газетадан укырсыз.

Финал ярышлары башкаланың Рубин стадионында 3-4 сентябрь көннәрендә узачак. Уңышлар телик.

Тулырак язма -  газетабызда.

Автор фотолары.


Нет комментариев