Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көрәшчеләребез җиңү яулап кайттылар

2004-2005 нче елгы яшүсмер

көрәшчеләребез Арчада узган көрәә бәйгесеннән кайттылар.

8 кешелек командадан 5 көрәшче призлы урын яулады. Ике егетебез: Сафин Рәсим, Филатов Айзат  - беренче  урында, Бариев Данил, Аканашев Данил, Зиннәтуллин Даил - икенче урында. Рәсим, Данил, Даиль - Яңа Шашы мәктәбе укучылары, Данил - Түбән Көек, Айзат - Мәңгәр мәктәбе укучысы.

   Команда - дүртенче урында.  Хәтерләсәгез, элегрәк спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин көрәшкә сәләтле егетләребез килә, нык әзерлекле алар. Тора-тора күрсәтерләр әле алар үзләрен, дигән иде. Менә нәтиҗәсен күрә башладык. Афарин, егетләр. Яулыйсы үрләрегез алда булсын.

Тренерлары - Шәрәфиев Радик, Сафин Руслан.

Р .Шәрәфиевтан алган фотоларны тәкъдим итәбез. Беренче фотода - Сафин Рәсим, икенче фотода -Филатов Айзат, өченче фотода - Бариев Данил, дүртенче фотода - Аканашев Данил, бишенче фотода -  Зиннәтуллин Даил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев