Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әләшә" җыены узды - фотоотчет

Бүген, Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан, Гаеттән соң, җомга көнне "Әләшә" бәйрәме узды.

 Чараны Күәм мәчете имамы  Ленар хәзрәт  Ганиев башлады һәм алып барды.

Авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин, мәдәният йорты җитәкчесе Фәрит Борһанов аңа ярдәм иттеләр. Аппаратураны Алмаз Батталов  көйләде.

    Быел  аланлыкта табын корылмады, күпләр күчтәнәчләр алып килгәннәр, " Бер өстәл куеп, самовар куйган булсалар ярыйсы буласы  булган, адарынып алып килгән күчтәнәчләрне калдырыр идек. Эчәсе килгән эчәр, калганын мохтаҗларга өләшеп булган булыр иде", диделәр алар.

"Табыны табын, транспорт мәсьәләсе хәл ителмәгән икән, автобус йөреп торганда бик җайлы иде, ярый транспорты булганы килер инде, менә без Аллага тапшырып чыктык, таякка таянып төшүе җиңел түгел шул, бар машина тулып килә, - дип, Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллинга  моң-зарларын җиткерделәр.

  Җыйналган халыкка Ленар хәзрәт әлеге изге урынның тарихын сөйләп узды, беләсездер анысы , беренче тапкыр килүчеләр булса, дип мәгълүмат бирде.

Аннан соң халыкны вәгазьләде. Илшат хәзрәт тә бик үтемле итеп сөйләде. Таһир абый Самиков республика тарихы белән әлеге изге җирнең тарихын бергә бәйләп, туган тел мәсьәләсен күтәрде.

Әнәс абый Садыйков бәгырьгә үтәрлек шигырьләре белән ахирәткә әзерләнү кирәген аңлатты, "Йәсин" укып, Әүлияләр каберлегенә күмелгән әрвахлар рухына дога кылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев