Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәчетнең түбәсен ябалар

Бу мәчет 1769 елдаТатарстан җирлегендәге төзелгән иң борынгы таш мәчетләрнең берсе.

Мәчетне Түбән Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Борнаев төзеткән. Екатерина II таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, ул патшага прошение белән бара һәм 1769 елда мәчетне төзетә

Менә шушы мәчеттә  Ленин исемендәге хуҗалык, авыл җирлеге тырышлыгы белән узган ел төзекләндерү эшләре башланганын язган идек  http://atnya-rt.ru/news/avyl-irlege/berenche-mig-mchete-tzeklnderel

      Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Миннәхмәт кызы Хашимованың бүгенге көндә дә зур ярдәме, Ленин исемендәге хуҗалыкның зур тырышлыгы белән борынгы мәчеттәге төзелеш эше агымдагы елның гыйнвар аенда да тукталмады. Киресенчә, монда зур җанлылык. 

Бүгенге көндә мәчетенең түбәсен ябалар. Дәүләт җитәкчеләре дә килеп карап, барлап торалар. Иң куанычлысы, аларның "Мәчет төзелешен туктатмыйбыз..." диюләре. 

- Кем килсә дә, шулай дип, "Төзекләндерү эшләрен туктатмыйбыз",  дип китә. Дөрестән дә биредә бер генә көн дә эшнең тукталганы юк, шул мәчет төзелеше барганмы икән әллә, көннәр дә җылы тора. Эшләүчеләр өчен уңай, материаллар белән дә тоткарлык юк, хуҗалык рәисенең тынгысызлыгы,  җитәкчеләр, кешеләр белән сөйләшә белүе,  Аллаһы Тәгалә ярдәме   нәтиҗәсе бу, - дип сөенә  Түбән  Бәрәскә  авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.  

Ә төзекләндерү эшләрен күзәткән халык мәчеткә караган саен, "Сөбеханаллаһ", "Аллаһка шөкер",  ди.  Төзелешнең төгәлләнгәнен дә күрергә насыйп булсын. 

 Аида Фатыйхова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев