Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда терлекчелек буенча алдынгы районнар исемлегендә Әтнә дә бар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча лидер-районнарны атадылар.

Министрлыкта терлекчелек тармагының 2019 елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенгә республикада мөгезле эре терлекнең баш саны 721,8 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 242,3 мең баш, дуңгызлар – 451,4 мең баш, сарык-кәҗәләр – 58,2 мең баш, кош-корт – 14,5 млн баш, атлар – 19,9 мең баш. Авыл хуҗалыгы оешмалары 7 айда 795,4 мең тонна сөт, 232,7 мең тонна ит җитештергән, шул исәптән мөгезле эре терлек - 57,2 мең тонна, дуңгызлар – 52,3 мең тонна, кош-корт – 121,7 тонна.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, мөгезле эре  терлек саны ел башыннан бирле Мамадыш, Балтач, Саба, Кукмара, Әлки, Чүпрәле, Буа, Балык Бистәсе, Әтнә һәм Тәтеш районнарында арткан.

Мөгезле эре терлек җитештерү  буенча артым күп булган районнар: Актаныш, Кукмара, Мамадыш, Саба, Аксубай, Тукай, Сарман, Тәтеш, Югары Ослан һәм Менделеевск районнары.

Республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда 7 августка тулаем савылган сөт күләме 3909,4 тоннадан артып китә, бу узган елның шушы чорына караганда 152,8 тоннага артык, ягъни 104,1 процент тәшкил итә. Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш, Саба, Әлки, Нурлат, Алексеевск, Түбән Кама, Буа, Тукай, Әлмәт, Тәтеш, Менделеевск районнары - болар сөт җитештерү күләме иң күпкә арткан районнар.

Нәҗип Хаҗипов “Ат көне” бәйрәме Арча районында 14 сентябрьдә узагын да әйтте. Чара кысаларында Татарстан Республикасының Атчылык һәм ат спорты федерациясе призына, «Аргамак» призына, «Авыл егетләре» призына, «Ат көне» призына ат чабышлары уздыру, шулай ук атларда көрәш буенча «Аударыш» чемпионатын һәм башка чаралар уздыру планлаштырыла.  

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/07/191178/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев