Әтнә больницасында - карантин
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, югары температура белән аяк өсте йөрмәгез, хәлегез булса, табибка күренегез, я "Ашыгыч ярдәм" чакырыгыз.
Районыбызда A/Hong Kong/4801/2014 (H3N2) штаммлы Гонконг грибы теркәлгәне хәбәр иткән идек. Бүгенге көндә бу авырту белән 3 олы яшьтәге кеше һәм бер яшьлек бала чирли. Әлеге баланы Казан табиблары дәвалый. 5 кеше пневмония белән дәвалана - http://atnya-rt.ru/news/kist/tagyn-ber-analizny-grippka-tiksherterg-ibrdek-gonkong-shtammy-nrsse-beln-kurkynych
Узган атна дәвамында ОРВИ белән чирләүче 61 бала теркәлгән. Күәм балалар бакчасына йөрүче ярты бала юк. Менә шул балаларның ни сәбәпле килмәүләре ачыклана. Барысы да салкын тиеп авырткан очракта , бу бакчага да карантин игълан итү ихтималы юк түгел.
- Бүгеннән Әтнә район больницасында карантин игълан ителә. Үзегез авыртасыз икән, больницада ятучыларның хәлен белергә килмәгез. Зыян гына саласыз. Әгәр авыр хәлдәге туганыгыз, якыныгыз стационарда ята икән, үзегез сәламәт булсагыз, халат, маска, икенче аяк киеме, башыгызга шапка кигән очракта гына кертелергә мөмкинсез. Ә башка очракта авырулар янына керү тыела. Алып килгән әйберләрегезне беренче катта безнең хезмәткәрләргә тапшырып, язу язып кертә аласыз. Гриппны авыр уздыралар, кабат-кабат кисәтәбез, югары температура белән аяк өсте йөрмәгез. Бу штамм грипп авырлардан санала, өзлегүләргә китерә, вакцина ясатмаган булсагыз бигрәк тә сакланыгыз. Кулларыгызны сабынлап кат-кат юыгыз, кул белән күзләргә, битләргә кагылмагыз, Кеше күп җиргә йөрмәгез...- дип кисәтә район больницасының табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиев.
Исегезгә төшерәбез:
A Hong Kong (H3N2) тибындагы грипп вирусы иң куркынычлардан санала. Әлеге инфекциягә иммунитет юк, шуңа күрә һәркем авырырга мөмкин. Профилактик максат белән күпләп вакцинация үткәрергә кирәклеген аңлаткан идек. Тик вакцинаны бар кеше дә кадатмады.
Ни беләбез без бу грипп турында
Авыру яңа туган сабыйлар, кече яшьтәге балалар, хроник патология белән авыручылар, булачак аналар өчен аеруча куркыныч санала. Нәкъ менә шул төр арасында тормыш өчен куркыныч өзлегүләр барнлыкка килә. Еш кына грипптан соң пневмония, отит, плеврит һәм бронхит, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары ялкынсынуы барлыкка килә.
Инфекциянең үзенчәлекләре
Гонконг гриппының эпидемиясе көчле башлануы белән аерылып тора. Югары температура йогынтысында ул тиз үлә. Инфекцияне таратучы булып авыру кеше тора. Тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч бу чор уртача 4-7 көн дәвам итә. Ютәл, сөйләшү һәм төчкерү вакытында һава-тамчы юлы белән инфекция тарала. Гонконг гриппының кыска инкубация чоры-1-2 көн.
Билгеләре күбесенчә гриппның башка төрләренә охшаш. Тән температурасының кинәт кенә 40 градуска кадәр һәм югарырак күтәрелүе авыруны сагайтырга тиеш. Аның күңеле болгана, башлары, күз алмалары, тамаклары авырта, борын тыгыла, йокысызлык борчый, коры ютәл, төчкерү интектерә. борын һәм колакларын сала, тамакка сала. 3-4 көн эчендә авыруга ашыгыч медицина ярдәме кирәк була. Аннан соң симптомнар азрак кими башлый. Гадәттә 5 көн эчендә бизгәк юкка чыга, кәеф яхшыра, тамак авыртуы, ютәл кими.
Катлаулану
Теләсә кайсы йогышлы авыру кеше организмын какшата һәм аның тормышы өчен куркыныч тудыра. Гонконг гриппын вакытында һәм дөрес дәвалау булмаганда авыр өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин: йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, пневмония, бронхит, синусит...
Дәвалау
Әгәр патологиянең беренче билгеләре барлыкка килсә, урынга яту шарт, аерым бүлмәгез булса бигрәк яхшы, һәм күп сыеклык эчәргә кирәк, кеше күп булган җәмәгать урыннарына йөрмәскә тырышыгыз. Югары температура булганда табиб чакырырга кирәк. Бары тик квалификацияле һәм тәҗрибәле белгеч кенә авыруның стадиясен билгели һәм гриппны дәвалау өчен киңәшләрен бирә. Алай булмаганда авырту озакка сузылырга мөмкин, ә авыр өзлегүләрне үстерү куркынычы күп тапкыр артачак.
Балалар, йөкле хатыннар , картлар һәм хроник авыртулары булганнар аерым күзәтү астында булырга тиеш. Урында яту организмның бөтен көчен микробларга каршы көрәшкә юнәлтергә ярдәм итәчәк. Аяк өсте йөрү аеруча куркыныч. Бердән үзегез өчен, икенчедән, сез авырту таратасыз.
Өйдә дәваланып, үтәлергә тиешле таләпләр:
Дәвалану үлән чәе, морс, компот эчү, дөрес туклану, тиешле дарулар эчүдән гыйбарәт. Табиб күрсәтмәсенең һәр пункты үтәлергә тиеш.
Үзегез таза-сау вакытта вируска каршы препаратлар, температура төшерә торган «Парацетамол», «Ибупрофен» дарулары, «активлаштырылган күмер" маскалар, лимоннар алып куйсагыз яхшы.
Нинди үләннәрегез бар, С витамины кергән катырылган җиләк-җимешләрне дә кул астына куегыз. Авырмасагыз бик яхшы, авырсагыз эзләп йөрисегез булмас. Сәламәт булыгыз.
С.Мингатина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев