Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә районы - өченче урында !

Марат Әхмәтов тулаем тәүлеклек савым буенча алдынгы районнарны атады

Кайбер районнарда сөт җитештерү саллы бер хуҗалык дәрәҗәсендә, диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Республикада Кукмара, Балтач һәм Әтнә районнарының һәркайсында тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт җитештерелә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

25 гыйнварга Кукмара районында тәүлегенә 250 тонна сөт савылган. Бу республиканың гына түгел, Россиянең башка төбәкләре арасында да иң яхшы күрсәткеч. 2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 5 процент. Икенче урында Балтач районы – 220 тонна (үсеш 8 процент),

өченче урында - 204 тонна сөт җитештерүче Әтнә районы (узган ел белән чагыштырганда үсеш 5 процент).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы җәйгә Саба һәм Актанышның да тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерәчәгенә ышаныч белдерде.

«Җирле хакимиятнең моңа көче җитсә, без Арча, Әлки, Мамадыш районнары алдына да шундый бурыч куярга хокуклы», – дип искәртте министр.

Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда тәүлеклек савым кимүе күзәтелә.

«Минзәлә, Кама Тамагы, Бөгелмә, Мөслим, Спас районнарында сөт җитештерү саллы бер хуҗалык дәрәҗәсендә»,-дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Аның фикеренчә, тармакка мондый мөнәсәбәт, сөт терлекчелеге проблемаларына җитәрлек игътибар булмау әлеге район хуҗалыкларының финанс хәлен начарайтырга мөмкин.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/26/179611/

Фото редакция архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев