Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә сөте - 30,7 килограмм

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыгың 21 сентябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, барлык 43 районда да тулай сөт саву кими.

Төп көндәшләрдә күбрәк кимү сәбәпле, әлегә тулай савымы Әтнәнекеннән күбрәк булган районнар белән ике ара әллә ни ерак калмады. Бу очракта бер сыердан савып алган тәүлеклек савымны күрсәтү дөресрәк булыр.

Әтнәдә бу көнгә бер сыердан тәүлеклек уртача савым 30,7 килограмм тәшкил итә. Әлегә бездән соң Мамадыш районы бара, анда ул 26,1 килограмм. Кукмара, Саба, Балтачта да 20 килограммнан күбрәк.

Ә республика буенча тәүлеклек уртача савым 0 17,1 килограмм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев