Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әтнә таңы" - Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

Әле генә Эчке Эшләр Министрлыгының Әтнә бүлекчәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән идек. Җиңел кулдан булды.

Кичә, 28 ноябрь көнне, редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова Казан Милли Мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразиев кулыннан Диплом алып кайтты.

Бөтендөнья татар конгрессы, "ТАТМЕДИА" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелгән "Татар рухы һәм каләм" VIII Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чараларының

 

"Массакүләм мәгълүмат чараларында татар дөньясының яшәешенә һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы" номинациясендә "Әтнә таңы" газетасы ҖИҢҮЧЕ дип язылган ул Дипломда.

 

Газета укучыларыбыз белән шатлыгыбызны уртаклашабыз. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләп менә шундый үрләр яуларбыз дип ышанабыз, Алла боерса. Насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев