Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 әләмнәрен кабул итте - фоторепортаж

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов WorldSkills Kazan 2019 әләменәрен кабул итте. Әлеге чара Г. Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында "Ачык ишекләр көне" кысаларында узды.

 "Һөнәрле кеше – ул бай кеше. Нәкъ менә WorldSkills кысаларында Һөнәрле кешегә игътибар нык арта. Моны без үзебезнең районыбыз мисалында да яхшы аңлыйбыз. Яшьләребезнең һөнәргә тартылуын күреп, WorldSkill бәйгеләрендә катнашып, беренче урыннар яулауларына сөенәбез..."- дип, Айрат Фәнил улы әлеге бәйгеләрдә җиңү яулаган яшьләребезгә бүләкләр тапшырып, рәхмәтен җиткерде.   Беррәттән  Казанда 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче WorldSkills Эшче һөнәрләр дөнья чемпионатының әһәмиятенә тукталып, аны районыбыз эшчәнлеге белән бәйләде.  Иң тәэсирлесе WorldSkills Kazan 2019 әләменә Әтнә гербын уналтынчы район булып беркетү булды. 

 Бүген Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы каршысында узган чара да WorldSkills Kazan 2019ның талисманнары — Алмаз белән Алтынның катнашуы да бәйрәмгә нур өстәде. Алар икесе дә һөнәр остазлары, фәннәр һәм сәнгать белгечләре. Яшьлек, дуслык һәм акыл ияләре буларак сурәтләнеп,  Чемпионатның  "Киләчәк синең кулыңда" девизын  кулланып яшәүчеләр. 

  Оештыру комитеты тарафыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмовка   чемпионат флаглары эстафетасында катнашучы сертификаты да тапшырылды.

WorldSkills Kazan 2019 — эшче һөнәрләр буенча Казанда 22-27 август көннәрендә узачак  45нче дөнья чемпионаты. Анда 60тан артык илдән 1600 профессионал катнашучы булачак. Үзләренең илләрендә җиңү яулаган белгечләр 56 һөнәр буенча үзләренең сәләтен күрсәтәчәкләр. Халыкара WorldSkills Генераль Ассамблеясы карары буенча, Казан, Париж(Франса) белән Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләрен узып, 45нче WorldSkills дөнья чемпионатнын үткәрү хокукына ия булды. Ярышлар "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Ачылыш һәм ябылыш тантаналары  "Казан-Арена"стадионында әзерләнә.

Эшче һөнәрләр чемпионаты икенче бөтендөнья сугышыннан  соң корылган илләрне төзәргә ярдәм итүче белгечләр булдыру нияте белән барлыкка барлыкка килгән. Милли ярышлар Испаниядә 1947нче елда беренче тапкыр уза. Шушы чараны Испания яшьләре организациясенең генераль директоры Хосе Антонио Элола Оласо уйлап чыгара. 1950нче елда Португалия да аның фикерен хуплап ала һәм испания  белән бердәмлектә Пиреней ярышлары уздыра. Өч елдан соң ярышта катнашучылар арасында Франса Бөекбритания,Германия, Швейцария һәм Марокко илләре була. 1953нче елда эшче һөнәрләре буенча ярыш уздыру организациясе пәйда була (ингл.. International Vocational Training Organisation). 2000нче еллар башында бу оешма WorldSkills International (WSI) дигән яңа исем белән теркәлә. Бүгенге көндә WSI төрле дәрәҗәгә ия булган эшче һөнәрләр ярышларын уздыра һәм WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү белән идарә итә  https://tt.wikipedia.org/wiki/WorldSkills_Kazan_2019

Фәридә  Филатова  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев