Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә - эшмәкәрләрнең Татарстан Республикасы буенча баланс комиссиясе утырышы

Бүген Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында

Татарстан Республикасыннан килгән белгечләр:  икътисад министры урынбасары Рөстәм  Рәфкать улы Сибгатуллин, юридик затларга салым салу начальнигы Эльмира Тәфкил кызы Хәмидуллина,  Татарстан Республикасында  "Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды " генераль директоры урынбасары Вячеслав Владимирович Коваль, Татарстан Республикасы югары һөнәри белем бирү оешмасының стратегик үсеш бүлеге башлыгы Ислам Наил улы Шәрифуллин  һәм  районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов ,  районыбыз эшмәкәрләре катнашында зур чара узды. 

      Очрашу баланс комиссиясе кысаларында салым хезмәте һәм эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында  булып,  эшлекле киңәшмә барышында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды.

Рөстәм Сибгатуллин күзәтчелек эшчәнлеген контрольдә тоту, ярдәм чаралары буенча эшкуарларга актуаль мәгълүмат җиткерде. 

Эшлекле очрашу барышында район эшмәкәрләре белән укулар  узды. 

Түгәрәк өстәл эше  "Баржа мәйданчыгында интернет-сәүдәнең заманча инструментлары",  "Яңа сату базарларын эзләү", "Авыл хуҗалыгы перспективалары: ярдәм программалары һәм өстенлекләре"; " Әгәр сезгә тикшерү белән килсәләр нәрсә эшләргә"; "Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшкуарларга финанс һәм финанс ярдәме күрсәтү чаралары" дип исемләнгән 5 секциягә бүленгән иде.

Чара барышында белгечләр эшкуарларда булып, аларның эше белән дә таныштылар. 

Тулы язма - газетада.

Г.Мөхәмәдҗанова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев