Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр, 8 кеше карантинда утыра, үзизоляция таләпләре көчәя

Игътибар! Игътибар! Татарстан Президенты самоизоляция вакытында шәһәрләрне патрульләүне көчәйтергә кушты

Оператив штаб “кайнар линия”сенә республикада яшәүчеләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр күп килә. Кешеләр санитар-эпидемиологик режим чорында да урамда кеше күп булуына зарлана.  Сәламәтлекләре өчен курку сәбәпле, алар чаралар күрүне сорый.   Бу уңайдан Республика Президенты бүгеннән шәһәрләрдә патруль эшләрен көчәйтергә кушты. Патруль махсус хезмәтләргә йөкләнгән.

    Әтнәләр, районда эшләүче оператив  штаб  ТР Президентының саклану чараларын көчәйтүенә нигезләнеп, район халкын саклану таләпләрен үтәргә чакыра.

!!! Оператив  штаб  район халкының үз изоляция таләпләрен үтәвен белә, шул рәвешле саклануны дәвам итәргә, көчәйтергә   чакыра. Моның сәбәпләре дә бар, Биектау һәм Арча районнарында коронавирус белән авыручылар теркәлде. Баштарак безгә килеп җитмәс күк иде, күргәнегезчә, якыная. 

!!! Бүгенге көндә карантинда 8 кеше утыра. Аның икесе Әзербайҗаннан кайткан кеше. Анализлары тискәре килде, шушы көннәрдә  алар карантиннан чыгарылачак. Ә калганнар Россия төбәкләренең төрле шәһәрләреннән - Мәскәү өлкәсе, Архангельск, Соль-Илецк кебек шәһәрләрдән кайтучылар.  Хәзер Россия төбәгенең һәр шәһәреннән кайтучылар да карантинда утыра.

Россиядә тәүлек эчендә  1459 кешегә коронавирус йога. 10 131 кеше инде авырый. 76 кеше үлгән.  Татарстанда да бу саннар арта бара.

!!! Районны патрульләүгә килсәк, бүгенге көндә 6 патруль машинасы тәртип саклый. Аларның өчесе - көндез, өчесе төнлә эшли. " Бу безнең район өчен максимум дәрәҗәсенә җиткерелгән", - ди оператив штаб җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов.  Шунысын да җиткерик, ТР Президентының патрульләүне көчәйтергә кушуын ТР Эчке Эшләр министрлыгы районнарга да кертә.  

Исегезгә төшерәбез: 1 апрельдә РФ Административ кодексының «Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү турында»гы яңа маддәсе үз көченә керде. Аның буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен кисәтү яки бер меңнән алып утыз мең сумга кадәр штраф каралган. Вазифаи зат шундый хокук бозган өчен 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик зат 300 меңнән ярты миллион сумга кадәр штраф түләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 6 апрельдә чыккан махсус карары нигезендә, административ хокук бозулар буенча протоколлар төзергә вәкаләтле оешмалар исемлеге шактый киңәйтелде.
Өегездә калыгыз!

    Һәр кеше рөхсәт кәгазе белән генә, бу машиналарга да кагыла,  маска, перчатка киеп йөрергә тиеш. Рөхсәт кәгазе кирәк булмаган очракта - якындагы кибеткә барсагыз да сез маскадан, перчаткадан булырга тиеш. Кайткач сабынлап кул юуны, сез тотынган ишекләрнең тоткаларын юуны гадәткә кертәбез. 

Табиб кисәтүе: әгәр дә йөткереп, төчкереп авырый башлыйсыз икән, больницага чыгып йөгерергә кирәкми. Әтнәләр "Ашыгыч ярдәм"гә 2-21-05 телефоны белән шалтыратып әйтә. Авылларда яшәүчеләр үзләренең фельдшерларына хәбәр итә. 

Авылыгызда Россия төбәгендәге шәһәрләрдән кайтучылар булса, фельдшерларга, "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә шалтыратып әйтүегез кирәк.  Бу - алар үзләре аңлап карантинда утырмаган очракта. Карантинда утырырга тиешлеләр  тәртипне  бозган чакта, аларга да чара күрелә.

Озын сүзнең кыскасы, өйдә утырабыз, җәмәгать. Бу шартларда эшләүчеләрдән дә саклану таләпләрен җиренә җиткереп үтәүне сорыйлар. Кыенсынмыйк, үзебезнең сәламәтлегебез өчен болар.

Безнең сәламәтлекне саклау өчен ил җитәкчеләре шулай кайгырта икән, димәк бу кирәк!

Автор фотолары

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев