Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр " WorldSkills Kazan 2019" дөнья чемпионатыннан кайтты

WorldSkills International чемпионатының башкарма директоры Дэвид Хоуи һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты волонтерларын ярышларның горурлыгы дип атады.

Алар арасында районыбызның яшьләре  дә бар иде.  Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 13 студенты һәм 2 укытучысы WorldSkills 2019 чемпионатында волонтерлар булып эшләделәр. Бу хакта хәбәр иткән идек.

"Волонтерлар  минем өчен – чемпионатның йөзе, сез барлык кунакларга җылылык өләштегез», - дип искәртте Дэвид Хоуи. Һәм ябылу тантанасында волонтерларга төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чемпионат барышындагы тырыш хезмәтләре өчен, безнең Әтнә техникумы  командасы егет-кызлары  да бүләкләнде. Аларга Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән  министрлыгы  Рафис Борһанов имзасы куелган Рәхмәт хатлары тапшырылды.

- Искиткеч югары дәрәҗәдә оештырылган чара булды чемпионат. Без үзебезнең кечкенә генә өлешебезне кертсәк тә, минем өчен, минем укучыларым өчен бу бик зур горурлык. Берсе дә сынатмады, бер команда булып эшләдек.  Укучылар өчен дә, үзем өчен дә, бу бәяләп бетергесез тәҗрибә булды, - ди Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәридә Хәсәнова. 

Котлыйбыз һәм сезнең белән горурланабыз. Афәрин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев