Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәнең Олы Бәрәзә авылыннан Хаҗирә әби сокландырды

Әбекәй сокландыра Олы Бәрәзә авылында гомер итүче Хаҗирә әби Гайнуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Хаҗирә әбине күргәч, аңа түгел, безгә ул 90 яшь, дип куйдым эчтән генә. Һәрвакыт нидән дә булса риза түгелбез, гел нидер җитми. Ашыгабыз, чабабаыз, уфтанабыз. Ә Хаҗирә әбекәй бүгенге мул тормышка шатланып, шөкер итеп гомер...

Әбекәй сокландыра

Олы Бәрәзә авылында гомер итүче Хаҗирә әби Гайнуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Хаҗирә әбине күргәч, аңа түгел, безгә ул 90 яшь, дип куйдым эчтән генә. Һәрвакыт нидән дә булса риза түгелбез, гел нидер җитми. Ашыгабыз, чабабаыз, уфтанабыз. Ә Хаҗирә әбекәй бүгенге мул тормышка шатланып, шөкер итеп гомер кичерә.

  • Бик авыр елларга туры килде балачагыбыз, үсмер елларыбыз. Сугыш вакытында урман кистек. Туеп, качып кайта идек тә, чормага менеп кача идек. Күреп алып, яңадан җибәрә торганнар иде. Әтинең пиласы булгач, миңа аны да алып йөрергә туры килде. Аннары колхозда сарык карадым. Лаеклы ялга чыкканчы сыер саудым. "Атказанган колхозчы" исеме бирделәр, - ди Хаҗирә әбекәй уйга калып.

Сүзен дәвам итеп:

  • 25 сыерны кул белән савабыз. Бүгенге кебек уңайлыклар юк. Хәер, сыер саву хезмәте кайчан гына булса да, җиңел эшләрдән түгел инде. Көне-төне эшләргә кирәк. Ә без сыерларга су эчерер өчен, суга Ашыт елгасына төшә идек, - диде.

Хаҗирә әби бүгенге көндә дә җитез, эшсез торырга яратмый. Шуңа каралты-курасы тирәсендәге эшләрен дә, ярдәмчеләре килгәнче үзе башкарып куя. Яшелчә бакчасын үзе казый, яшелчәләрен утырта, шул ук вакытта бер генә чүп үләне дә үстерми алар арасында. Кишер, чөгендер, суганы, помидор, кыяры, бәрәңгесе, җиләк-җимешләре гөрләп үсеп утыралар. Күзләр генә тимәсен.

  • Күпме генә чакырсак та, безгә торырга килми, һава юк сездә, - дип сүзгә кушылды кызы Әминә. - Дөбьяз авылында торабыз без. Шундый зур өйләрдә нишләп һава булмасын инде, - дип куйды. Ә Хаҗирә әбекәй серле генә елмаеп:

  • Иске булса да, үземнең нигеземдә яшисе килә бит, - диде.

Иске дип әйтү дә дөрес булмас, кызы-кияве, оныклары Хаҗирә әбекәйгә уңайлыклар тудырыр өчен берни дә кызганмыйлар. Йорт нигезен дә яңартканнар, җылы булсын дип пласстик тәрәзәлерен дә куйганнар. Һәркемгә дә үз нигезе якын, кадерле икәнне яхшы аңлый алар.

Ә Хаҗирә әбинең сөйкемлелегенә, тырышлыгына, тынгысызлыгына сокланып кайттым. Ходай Тәгалә гомерләрен биреп, якыннарын шатланыдырып яшәргә язсын аңа. Бүгенге рәхәт тормышының игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев