Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган көнең белән, Әтнәм!

Әтнә районы Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев указы белән кабат 1990 елның 25 октябрендә оеша

 Юлсызлыктан, башкалар газ якканда, бу хакта хыяллана да алмаган Әтнә халкы өчен бу яңа мөмкинлекләр ачты.
Кабат оешуга, районда һәм авылларда асфальт юллар җәелә башлады – халык өчен бу күктән ишелгән бәхет булды. Шул чорда хыяллана да алмаган бәхет – Әтнә авылларын газлаштыру эше башланды. Кыс­ка вакыт аралыгында респуб­лика ярдәме белән, бу эшләр башкарылды да. Узган 30 ел эчендә Әтнәдә төрледән-төрле яңа объект­лар төзелде. Авыллардагы тормыш шартлары, халыкның яшәеше гаять зур алгарыш кичерде.
Район составына 46 торак пунктны берләштерелгән 12 авыл җирлеге керә. Халкы – башлыча татарлардан тора һәм районда 13 меңнән артык кеше яши.
Бүгенге көндә районда 9 күмәк хуҗалык һәм 9 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Районның авыл хуҗалыгы буенча эш алып баруын һәм башлыча, сөт җитештерүне өстенлекле юнәлеш санавын исәпкә алган хәлдә, агымдагы елның 9 аенда тулаем 70239 тонна сөт сатылды, моннан керем 1 млрд. 739 млн. сум тәшкил итте. Бу былтыргы 9 айдан 10 процентка диярлек артык. Игенчелектә дә республиканың алдынгы берничә районы исемлегендә Әтнә исеме гел балкый.
Мәдәният, сәнгать өлкәсендә дә ирешкәннәребез әйтеп бетергесез зур. Хәер, Әтнә төбәге элек-электән үк үзенең “Мәрдән теат­ры”, Мәскәү сәхнәләрен айкап кайткан үзешчән сәнгать осталары белән дан тотты. Хәзерге дәүләт театрының уңышларына сәнгать мәк­тәбенең ирешкәннәрен, спорт мәктәбенең яңадан-яңа үрләр яулавын да кушсак, сокланырлык та, горурланырлык та.
Тарихка күз салсак, Әтнә районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан һәм Царевококшай өязләренә, 1920-1930 елларда ТАССРның Арча кантоны составына керә. Бу елны ук аерым Тукай районы буларак оеша. Тик районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1935 елның 10 февралендә ул Тукай һәм Кызыл Юл районнарына бүленә. Ә 1938 елның 25 мартыннан Тукай районы Әтнә исемен йөртә башлый.
1959 елның 12 октябрендә Әтнә районы 1956 елның 18 июленә кадәр Кызыл Юл районы исемен йөрткән һәм Тукайга әйләнгән район белән кабат кушыла. ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә район таркатыла, биләмәсе Арча районына бирелә. 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районы – яңадан мөстәкыйль админис­тратив берәмлеккә әйләнә.
Әтнә районы Мари Респуб­ликасы, Татарстанның Арча  һәм Биектау районнары белән чиктәш. Районыбыз аша Казан-Олы Әтнә һәм Олы Әтнә-Арча автомобиль юллары уза. Көн саен йөзләрчә автомобиль шул юлларны таптый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев