Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Туган ягым" паркында балалар бәйрәм итә

Бүген, 1 июньдә - Балаларны халыкара яклау көне.

Менә шушы уңайдан  районыбызда иртәдән бәйрәм атмосферасы өстенлек итә.

Әтнәнең "Туган ягым" паркында балалар  өчен бәйрәм оештырдылар.

Мәйдан тулы бала-чага, балаларга урам тар...

Бәхетле безнең балачак...

Балалар иң зур көч,

балалар- киләчәк,

балалар хакына тынычлык булачак... - парк  кына түгел, шат авазлардан Әтнә шау-гөр килә. 

Төрле урыннарда кызыклы уеннар, викториналар бара. Районыбыз авылларыннан килгән балалар һәр чарада бик актив катнашалар. 

Ислам дине буенча викторина, балалар белгән сурәләрне укып күрсәтәләр. Велосипедта йөрү буенча да осталыкларын сыныйлар.  ГТО нормаларын да тапшыралар...- кыскасы, кемнең җаны ни тели.

Районыбыз хакимияте, мәдәният бүлеге, оешма хезмәткәрләре бар көчен куеп әзерләнгән бәйрәм дәвам итә. Мондый бәйрәмнең Әтнәдә әле булганы юк иде!

Карагыз фотоларны, хозурланыгыз,  куаныгыз  бу рәхәтлеккә, матурлыкка. Гел шулай булсын.

Олыгызны-кечегезне котлыйбыз. Сәламәт булыйк.

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев