Зәб сөрү – көн кадагы
Районның хуҗалык җитәкчеләре, зоотехник, мал табибы, инженер һәм агрономнары составында җыелыш узды. Биредә районыбыз үз канаты астына алган хуҗалыклар - "Ашыт", "Кызыл Яр", "Кишет"нең дә шундый ук белгечләре катнашты. Көн тәртибе буенча бары 2 мәсьәлә каралды, аның каравы алар бөтен авыл хуҗалыгын үз эченә алды. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов җитәкчелегендә...
Районның хуҗалык җитәкчеләре, зоотехник, мал табибы, инженер һәм агрономнары составында җыелыш узды.
Биредә районыбыз үз канаты астына алган хуҗалыклар - "Ашыт", "Кызыл Яр", "Кишет"нең дә шундый ук белгечләре катнашты. Көн тәртибе буенча бары 2 мәсьәлә каралды, аның каравы алар бөтен авыл хуҗалыгын үз эченә алды. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов җитәкчелегендә узган җыелыш терлекчелеккә һәм зәб сөрүгә багышланды.
Баш мал табибы Рөстәм Һашимов мөгезле эре терлекнең көндәлек үсеше һәм аңа тәэсир итүче факторлар турында сөйләп узды. Бу вакытта һәр хуҗалыктагы терлек үсешенә анализ ясалып барды. Уңай яктан "Ленин", "Шахтер" хуҗалыклары телгә алынды. Ә менә "Дусым", "Уңыш" хуҗалыкларына бу өлкәгә игътибарны арттырырга кирәк. Уртача үсешкә ия хуҗалыклар да җитди тәнкыйть утына тотылды. Район башлыгы:
- Терлекне дөрес тукландыру, вакытында каплату мул продукция алуга китерә, - дип ассызыклады.
Җитәкчеләрдән һәм җаваплы белгечләрдән җитәрлек итеп терлек азыгы туплау һәм ашату рационы буенча нәтиҗәле эшчәнлек таләп ителә.
Икенче көн тәртибен ачып җибәреп, район башлыгы:
- Иң мөһиме - җирне төп эшкәртү, ул бөтен игенчелекнең нигезе, - дип билгеләде.
Дөрестән дә, калган барлык җир эшкәртүләр шуңа бәйле. Әйтик, дым туплау тирән эшкәртүгә, сыйфатка бәйле. Моннан тыш, культивацияләү дә, шул ук урып-җыю да төп эшкәртү сыйфатыннан, басу тигезлегеннән тора.
Җыелыш орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Тәлгать Садыков һәм районның "Гостехнадзор" җитәкчесе Рафил Сабиров чыгышлары белән дәвам итте. Алар зәб сөрүе барышы белән чагыштырып, бу өлкәдәге кимчелекләрне атап уздылар һәм алардан котылу юлларын күрсәттеләр.
Кызганычка каршы, әлегә зәб сөрүе акрын бара. Бу эшне тоткарлаучы төп факторлар булып саламны вакытында җыймау һәм агрегатларның эшен ике сменалы итеп оештырмау тора. Бәхәссез, көзге көнгә ышаныч зур түгел: иртән чалт иткән аяз булса да, төштән соң күк йөзен болыт баса. Бу очракта сменалы эш коткара.
Соңыннан алга бурычлар куелды:
1. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәр трактор буенча мәгълүмат алып барырга тиеш.
2. Бу өлкәдәге җитешсезлекләрне һәрдаим күрсәтеп бару мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев