Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әзерлек яхшы",- диде министрлык вәкиле

Составында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлегеннән килгән Илнар Габбасов булган комиссия районыбыз хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Комиссия составында министрлык вәкиленнән тыш район "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Фәнис Галәүтдинов, "Россельхозцентр" җитәкчесе Тәлгать Садыйков та бар иде. Комиссия үз эшен "Тукай"...

Составында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлегеннән килгән Илнар Габбасов булган комиссия районыбыз хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

Комиссия составында министрлык вәкиленнән тыш район "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Фәнис Галәүтдинов, "Россельхозцентр" җитәкчесе Тәлгать Садыйков та бар иде.

Комиссия үз эшен "Тукай" хуҗалыгыннан башлады. "Сельхозтехника"дагы техника, тагылма кораллар тикшерелде. Биредә техника тулысынча ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган. Комиссия җитди кимчелекләр тапмады. Хуҗалык инженеры Илназ Нәҗипов тәкъдим иткән документлар да тулы тәртиптә. Комиссия расчетларның, планнарның тәртиптә булуына аерым игътибар итте. Агроном Илнар Василов амбарлардагы орлыклар халәте белән таныштырды. Орлыклар сакланышының да яхшы халәттә булуын ассызыкладылар. Агулау машиналары да, эшчеләр белән тәэмин ителеш тә начар түгел. "Күшәр"дә дә җитди кимчелекләр табылмады.

  • "Күшәр"әзерлеге дә югары. Биредә генә түгел. Гомумән, сезнең район хуҗалыкларының барысы да язгы кыр эшләренә, елдагыча яхшы хәзерлек белән киләләр,- дип билгеләде министрлык вәкиле. "Күңгәр", "Таң"да да әзерлек югары иде. Комиссия "Ленин" хуҗалыгындагы әзерлеккә сокланды. "Хуҗалыкның тагын бер өстенлеге- монда язгы кыр эшләренә җәлеп ителүче техниканы гел яңартып торалар...",- диде Илнар Габбасов.

Соңыннан тикшерү тәмамлангач та, үз фикерен белдерде ул. "Бәхәссез факт - Әтнә районы күмәк хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге яхшы. Аеруча "Ленин"дагы әзерлек югары"- диде министрлык вәкиле. Аннан кала "Таң" хуҗалыгы әзерлеге икенче урынлык дип бәяләнде. Комиссия башка хуҗалыкларның әзерлеген дә начар дип бәяләмәде.

Хәмит Бадиков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев