14 апрель 2018 яңалыклары
-
“Ак Барс” финалны җиңү белән башлады
Станислав Галиевның ике алкасы "Ак Барс"ка җиңү китерде. (Казан, 14 апрель, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Казанның "Ак Барс" командасы Континенталь хоккей лигасының финалын җиңү белән башлады. Татар егете Станислав Галиев Казанда узган уенда ике алка кертте. Исегезгә төшерәбез, Гагарин Кубогында "Ак Барс" Мәскәүнең ЦСКА командасы белән очраша. Ике команда арасындагы исәп...
-
Осталык дәресләре
Шимбә көнне, 14 апрельдә, Әтнә үзәк китапханәсендә Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, якташыбыз Илдар Вәлиуллин рәсем сәнгате буенча осталык дәресләре уздырды. - Осталык дәресләрендә катнашучыларга сәнгатьнең әлеге төренә багышланган китаплардан "Матурлык дөньясында" ("В мире прекрасного") дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Киләчәктә дә бүгенгедәй зәвыклы очрашулар дәвамлы булып, кызыксынучылар тагын да артыр...
-
"Шушы яктан, шушы туфрактан без" фәнни - гамәли конференциясе" ндә катнашучылар исемлеге
Арча муниципаль районы Яңа Кенәр гомумибелем бирү мәктәбендә 13 апрельдә РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге 2 районара һәм VI мәктәпкүләм "Шушы яктан, шушы туфрактан без" фәнни - гамәли конференциясе" булып узды. Конференциянең программасы: 8.00-9.00- регистрация, иртәнге чәй. 9.00-9.30 -конференцияне ачу. 9.30-12.00- секцияләр...
-
Көрәшчеләр бирешмәде, ә Адель...
12 апрель көнне Актанышка көрәш бәйгесенә киткән 2002-2004 елгы көрәшче егетләребез кайтты. Без аларның авыррак үлчәүдәге егетләр белән көрәшәчәген дә борчылып хәбәр иткән идек. Әллә ниләр өмет тә итмәдек, исән кайтуларын гына теләдек. Көрәшчеләребез имгәнми, исән-сау кайттылар. Әле җиңү дә алып кайттылар. Беренче Президентыбыз М.Шәймиев призына үткәрелгән 400гә якын көрәшче...
-
Филсинәбез белән горурландык
Арча муниципаль районы Яңа Кенәр гомумибелем бирү мәктәбендә РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге 2 районара һәм VI мәктәпкүләм "Шушы яктан, шушы туфрактан без" фәнни - гамәли конференциясе" булып узды. Бу чарада безнең Ары авылыннан Филсинә Вәлиева да катнашты катнашты. Уңышлы чыгыш ясады....
-
Депутат ниләр сөйли
«Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Татарстан Дәүләт советының "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Татьяна Воропаева белән очрашу булып узды. Очрашу барышында Татьяна Васильевна район халкын борчыган сораулар белән танышты, киңәшләрен бирде, үз фикерләре белән уртаклашты. Бирелгән сорауларның беренчесе - социаль иминиятләштерү бүлеге аша мөмкинлеге чикле затлараг бирелә...
-
Татарстанда ашлык сыйфатын тикшерү тискәре күрсәткечләр биргән
106,1 тонна бөртеклеләрнең 10,2 тоннасы начар сыйфатлы булып чыккан. (Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). 2018 елның 1 кварталында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 1362 партия ашлык һәм аның эшләнмәләрен тикшерделәр һәм аларның сыйфатын бәяләделәр. Аның гомуми массасы 106,1 мең тонна тәшкил итә. 14 мең тикшерү уздырылды, дип...
-
Әтнәдә - яңа җитәкче
Район ветеринария станциясенә яңа җитәкче билгеләнде. Бу вазыйфанны Фәйзрахманов Руслан Наил улы башкара. Югары белемле, өйләнгән, хатыны Рания белән ике бала тәрбияли. Моңа кадәр "Ленин" исемендәге җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәсел заводында баш зоотехник булып эшләде.
-
"Әзерлек яхшы",- диде министрлык вәкиле
Составында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлегеннән килгән Илнар Габбасов булган комиссия районыбыз хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Комиссия составында министрлык вәкиленнән тыш район "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Фәнис Галәүтдинов, "Россельхозцентр" җитәкчесе Тәлгать Садыйков та бар иде. Комиссия үз эшен "Тукай"...
-
Сугыш инде күптән бетте...
Утыз еллап вакыт үтте...Күңелемдә генә тирән яра - төшләремдә һаман сугыш бара... Районыбызның Әфганчылар оешмасын җитәкләүче Ленар Кәбировның совет сугышчыларының әфган җиреннән чыгуына 30 ел узуга багышлап язылган җыр сүзләре бу. Күптән түгел генә Комыргуҗа урта мәктәбендә әфган сугышын узган ветераннар белән очрашу барышында бу җырны аларның берсе - Илдар...
-
Бүген 68 илнең 800ләп шәһәрендә "Тоталь диктант" уздырыла
Диктант үтәчәк Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында кичә үк барлык урыннар да тулы булган. (Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 14 апрельдә, рус теле буенча "Тоталь диктант" халыкара мәгариф акциясе 68 илнең 800дән артык шәһәрендә узачак. Татарстанда диктантны республика шәһәрләренең дистәләгән төрле мәйданнарында язачаклар. Шундый мәйданчыкларның берсе - Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында...
-
Шахматчылар - Актанышта...
Бүген шахматчыларыбыз, аларны озата йөрүчеләр иртәнге сәгать 5 тә Актанышка киттеләр. Актанышта 2006 елгы һәм яшьрәк шахматчылар арасында 14-15 апрель көннәрендә шахмат буенча Татарстан беренчелеге уза. Бәйге беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев призына уйнала. Фото архивтан алынды, уйнаучылары шул ук.
-
Әтнә укучылары инглиз телендә спектакль куйдылар (фоторепортаж)
Әлеге конкурста алты мәктәп укучылары катнашты. Әзерлекләренә, инглиз телен бик яхшы белүләренә сокландык. Бу хакта һәм кайсы мәктәпнең нинди урын алуы турында газетабызда укый аласыз.