Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш инде күптән бетте...

Утыз еллап вакыт үтте...Күңелемдә генә тирән яра - төшләремдә һаман сугыш бара... Районыбызның Әфганчылар оешмасын җитәкләүче Ленар Кәбировның совет сугышчыларының әфган җиреннән чыгуына 30 ел узуга багышлап язылган җыр сүзләре бу. Күптән түгел генә Комыргуҗа урта мәктәбендә әфган сугышын узган ветераннар белән очрашу барышында бу җырны аларның берсе - Илдар...

Утыз еллап вакыт үтте...Күңелемдә генә тирән яра - төшләремдә һаман сугыш бара... Районыбызның Әфганчылар оешмасын җитәкләүче Ленар Кәбировның совет сугышчыларының әфган җиреннән чыгуына 30 ел узуга багышлап язылган җыр сүзләре бу.

Күптән түгел генә Комыргуҗа урта мәктәбендә әфган сугышын узган ветераннар белән очрашу барышында бу җырны аларның берсе - Илдар Шакиров үзәкләргә үтәрлек итеп башкарды. Берәүне дә битараф калдырмады бу сүзләр.

Гомумән, әлеге очрашу бик ихлас, җылы хисләр белән сугарылган иде. Аны мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева алып барды. Кунак буларак Арча - Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов чакырылганнар иде. Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов турында әйтеп тә тормыйм, авыл җирлегендә үткәрелгән бер генә чара да - мәктәптә узамы ул, әллә мәдәният йортындамы - берсе дә аның катнашыннан узмый. Мондагы бердәмлеккә, күмәк хуҗалык - авыл җирлеге - мәктәп арасындагы тыгыз бәйләнешкә исләрең китәрлек. Бер- берсенә терәк булып, кирәк булып эшли белә алар. Әфганчыларның бәйрәмнәрен шулай зурлап, хөрмәт итеп уздыруларына да аптырыйсы юк. Очрашуны егетләр дә нәкъ менә "бәйрәм" дип атадылар. Кайчандыр сугышка җибәреләчәкләрен үзләре дә белми, әти- әниләре, туганнарыннан аерылып армия хезмәтенә алынган бу егетләр өчен чыннан да шулайдыр. Кызганычка каршы, тиешле хөрмәтне генә күрсәтә алганыбыз юк аларга. Һәм моның белән килешми мөмкин түгел. Биредә алар өчен зур бәйрәм оештыруларына әфганчылар бераз аптырабрак та калдылар бугай. Шуңа да карамастан, күңелләре күтәренке, кәефләре шәп иде. Җитмәсә, мәктәп коллективы авыл җирлеге һәм күмәк хуҗалык белән берлектә, әфган сугышы тәмамлануга утыз ел тулу уңаеннан Мәскәүдән махсус медальләр дә эшләтеп кайтарганнар. Сугыш кайтавазы булып торган бу истәлекле бүләкләрне күкрәкләренә таккан вакытта ниләр кичерде икән әфган геройлары. Күз алдыннан берәм- берәм сугышта ятып калган иптәшләре үтте микән ... Әллә исән калуларына үзләре дә ышанмыйча, яудан чыккан мизгелләрен барладылар микән... "Бу медаль безнең өчен иң кадерлесе, - дип әйтеп узды үзенең чыгышы барышында Ленар Кәбиров. Һәм аны бүген күкрәгенә таккан 29 әфганчыбызның һәркайсы да аңа лаек"...

Хәрби комиссар Алмаз Борһановның да чыгышы егетләр өчен зур горурлык хисләре белән сугарылган иде. "Бу сугышка без кагылырга тиеш түгел. Бу егетләр сугышка керәбез дип китмәде. Шуңа да карамастан, берсе дә әти- әниләре, укытучылары,авылдашлары йөзенә тап төшермәде. Ике егетебез яу кырларында геройларча вафат булды. Зөлфәт Хәйруллин - "За отвагу" медаленә, Илдар Сафиуллин - " Кызыл Йолдыз" орденына лаек булды. Егетләр үзләрен утка куеп, иптәшләрен коткарып калды. Әфган сугышын узган бу егетләребез белән без горурланырга тиеш. Сез дә булачак солдатлар, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручы егетләргә. Тырышып укыгыз, әти-әни горурлыгы булып үсегез."

Очрашуның нәкъ менә мәктәптә оештырылуының да үз сәбәпләре бар. Мәктәп белем бирү генә түгел, бәлки балаларга дөрес тәрбияләү урыны да бит әле. Ә патриотик тәрбия аерым игътибарга лаек. Әнә бит Ленар Кәбиров та бу теманы күздә тотып, " Мәктәптә патриотик тәрбия су кебек җитми. Ә менә мондый чаралар дөрестән дә, сугаруга тиң". Ул шулай ук оешма эшчәнлегендә хәрби комиссарның актив рәвештә ярдәм итеп килүен дә ассызыклап узды. "Һәр башлаган эшебездә терәк булып тора, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә кулыннан килгәнчә ярдәмен күрсәтә", - дип Алмаз Борһановка рәхмәт хисләрен юллады. Әфганчы егетләр башкаруында җырларны да бик яратып тыңлады залдагы тамашачылар. Илдар Шакиров белән беррәттән Раил Касыймов, Илфар Гәлләмовның чыгышларын, Ирек Әскаровның гармунда уйнавын алкышлар белән кабул иттеләр. Укучылар үзләре дә җавапсыз калмады. Алсинә белән Зилә, ике Азалия башкаруында җырлар, Йолдыз белән Диләрә башкаруында дәртле биюләр алкышларга күмелде. Чара ахырында актив тормыш позициясе алып барганнары, яшь буынны тәрбияләүдә зур көч куйганнары өчен хәрби комиссар Алмаз Борһановка, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимовка, хуҗалык рәисе Айназ Хәкимовка, мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшат Фәхриевага Министрлар кабинеты каршында оештырылган Әфганистан республикасындагы сугышчан хәрәкәт ветераннары, Төньяк-Кавказ регионы территориясендә узган кораллы конфликтлар һәм терроризмга каршы операцияләрдә катнашучыларга кагылышлы сораулар буенча координацион совет рәисе И.М.Егоров имзасы белән "Рәхмәт хатлары" тапшырылды.

Җылы, рәхәт очрашудан бик уңай тәэсирләр генә калды. Сүз дә юк, комыргуҗалар башлангычы мәктәпләр , мәдәният учаклары өчен үрнәк булып тора. Вакыты җиткәч, егетләргә карата үз хөрмәтләрен белдереп, утыз еллык уңаеннан котлаучылар алда байтак булыр дип өметләнәсе бик килә үзе. Алар бит моңа бик лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев