Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутат ниләр сөйли

«Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Татарстан Дәүләт советының "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Татьяна Воропаева белән очрашу булып узды. Очрашу барышында Татьяна Васильевна район халкын борчыган сораулар белән танышты, киңәшләрен бирде, үз фикерләре белән уртаклашты. Бирелгән сорауларның беренчесе - социаль иминиятләштерү бүлеге аша мөмкинлеге чикле затлараг бирелә...

«Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Татарстан Дәүләт советының "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Татьяна Воропаева белән очрашу булып узды.

Очрашу барышында Татьяна Васильевна район халкын борчыган сораулар белән танышты, киңәшләрен бирде, үз фикерләре белән уртаклашты. Бирелгән сорауларның беренчесе - социаль иминиятләштерү бүлеге аша мөмкинлеге чикле затлараг бирелә торган юлламага кагылышлы иде. Мөрәҗәгать итүче Надия ханым үзен генә түгел, барлдык өлкән яшьтәгеләрне борчыган сорауга җавап эзли. Әлеге бүлек җитәкчесе Гөлгенә Мөхәмәтҗанова сүзләренә караганда, мондый юллама алу өчен чиратта район буенча барлыгы 131 кеше тора. Алар арасында инде 2011 елда ук мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Узган ел, мәсәлән, 2014 елда мөрәҗәгать итүче утызлап кеше юлламалар алып, ял итеп кайткан. Надия ханым шулай ук юлламаларның күбрәк җәй көне бирелүенә дә ризасызлыгын белдерә. Билгеле, авыл кешесе өчен җәй көне чын мәгънәсендә урак өсте - бакчасы, бала - чагасы , дигәндәй. Кыш көне булса күпкә җайлырак булыр иде. Бүлек җитәкчесе моны Федераль акчаларның соң күчерелүе белән аңлатты. Татьяна Васильевна әлеге сорауны югары даирәләрдә дә күтәрәчәген әйтте.

"Хезмәт ветераны" исемен алу тәртибенә кагылышлы сорау белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Билгеле булганча, әлеге исем эш стажы белән бәйле түгел. Аны алу өчен федераль дәрәҗәдәге бүләгең булу кирәк. Бу уңайдан, Татьяна Васильевна алданрак кайгырту кирәклегенә басым ясады. Шулай ук үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, киңәшләрен бирде.

Мөрәҗәгать белән килүчеләр арасында фәнни дәрәҗә өчен өстәмә түләүләргә кагылышлысы да бар иде. Сорауны игътибар белән тыңлаганнан соң, моның бары тик коллектив килешүдә күрсәтелгән нигездә, бюджеттан тыш акчалардан гына түләнү мөмкинлеген аңлатылды.

Сәнгать мәктәбе вәкиленең соравы исә кадрлар җитмәү белән бәйле булды. Квалификацияле белгечләр өчен бездә шартлар булмавы берәүгә дә сер түгел. Бәлки, алар өчен дә яшь табиблар, укытучылар өчен бирелә торган өстәмәләр кертеп буладыр. Торак белән тәэмин итү юллары юкмы? Бу юнәлештә Татьяна Васильевна уку йортлары белән алдан килешү төзү, яки үзебезнең сәләтле укучыларыбызны максатчан программа буенча укытып кайтару мөмкинлегенә басым ясады. "Без балаларга ничек тә үз талантларын ачарга ярдәм итәргә, киләчәктә үзләренә һөнәр сайлау мөмкинлеген булдырырга тиеш. Моны бары тик үз эшенә бирелгән педагоглар гына булдыра ала", - диде ул.

Форсаттан файдаланып, мин дә үземне борчыган соравымны бирдем. Ул "Күпбалалы әни" статусы белән бәйле. Бу сорау мине генә түгел, барлык күпбалалы әниләрне борчыйдыр дип уйлыйм. Нигә олы балаларга 18 яшь тулу белән әнинең бу статусы югала? Үскән балаларын да ул тапкан бит, үстергән. Башка кеше табып бирмәгән. Нигә мәсәлән, өч балалы гаиләдә кече балаларга өлкәннәре зур булу нәтиҗәсендә, бернинди ташламалар юк. Дөрес, демографик хәлне яхшырту максатыннан дәүләт ярдәмне бик күп күрсәтә. Тик бу бары бала туган шәпкә. Ә бит аны үстерәсе дә бар. Ни кызганыч, минем соравыма җавап "Карый алмагач, нигә табасыз? " кебегрәк яңгырады. Шулай булгач, балалар арасында яшь аермасы зур булып,тагын бер сабый алып кайтырга уйласагыз, бары тик үзегезгә генә таяна аласыз.

Татьяна Воропаева шулай ук сораулар белән килүчеләрнең барысына уңышлар теләде. " Һәр яңа көнгә куанып яшәгез, кулдан килгәнчә яхшылык эшләргә тырышыгыз", - дип тәмамлады ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев