Көрәшчеләр бирешмәде, ә Адель...
12 апрель көнне Актанышка көрәш бәйгесенә киткән 2002-2004 елгы көрәшче егетләребез кайтты. Без аларның авыррак үлчәүдәге егетләр белән көрәшәчәген дә борчылып хәбәр иткән идек. Әллә ниләр өмет тә итмәдек, исән кайтуларын гына теләдек. Көрәшчеләребез имгәнми, исән-сау кайттылар. Әле җиңү дә алып кайттылар. Беренче Президентыбыз М.Шәймиев призына үткәрелгән 400гә якын көрәшче...
12 апрель көнне Актанышка көрәш бәйгесенә киткән 2002-2004 елгы көрәшче егетләребез кайтты. Без аларның авыррак үлчәүдәге егетләр белән көрәшәчәген дә борчылып хәбәр иткән идек. Әллә ниләр өмет тә итмәдек, исән кайтуларын гына теләдек.
Көрәшчеләребез имгәнми, исән-сау кайттылар. Әле җиңү дә алып кайттылар. Беренче Президентыбыз М.Шәймиев призына үткәрелгән 400гә якын көрәшче катнашкан төбәкара ярыштан Гыйлаҗев Адель 3 урынны алып кайтты. Тренеры - Руслан Сафин (фотода икесе)
- Көрәшчеләребез бик тырышып көрәштеләр. Олы Мәңгәрдән Филатов Айзат, Күшәрдән Фомин Рифат та җиделеккә эләктеләр. Алар да бик аздан гына өчлеккә керми калдылар. Начар күрсәткеч түгел. Җайлап-җайлап күтәреләбез инде, Аллага шөкер. Иң мөһиме үзебезнең җирлектә үскән Әтнә егетләре болар, ярышка кайсы районнан көрәшче эзлик икән дип утырмыйбыз Көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр дә артканнан - арта. Җиңүләребез алда әле, Алла боерса...- ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин да.
Хак әйтә. Амиин. Ә хәзергә егетләребезне котлыйк. Бирешмәгәнегезгә рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев