(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 14 апрельдә, рус теле буенча "Тоталь диктант" халыкара мәгариф акциясе 68 илнең 800дән артык шәһәрендә узачак. Татарстанда диктантны республика шәһәрләренең дистәләгән төрле мәйданнарында язачаклар. Шундый мәйданчыкларның берсе - Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында булачак. Бу хакта Дуслык йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Барлык урыннар да тулу сәбәпле, Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында үтәчәк "Тоталь диктант - 2018″ акциясенә катнашучыларны теркәү кичә кичтән үк туктатылды.
Теләге булган һәркем диктантны онлайн рәвештә яза алачак. Онлайн-диктантның өч төре каралган. Турыдан-туры трансляцияләр Мәскәү вакыты буенча 8:00, 11:00 һәм 14:00 сәгатьтә Тоталь диктантның рәсми сайтында башланачак.
Мәскәү вакыты буенча 8:00 сәгатьтә башланачак Владивосток эфиры проектның төп мәйданы Ерак Көнчыгыш федераль университетында барачак. Текстны анда диктант авторы Рүзәл Яһина укыячак.
Мәскәү вакыты буенча 11:00 сәгатьтә трансляция Новосибирскта башланып китәчәк. Новосибирск дәүләт университетында диктант текстын «Яндекс»ның тавыш ярдәмчесе Алиса укыячак. Алиса - диктатор роле ышанып тапшырылган беренче тавыш ярдәмчесе. Күрше аудиториядә трансляцияне Тоталь диктантның Эксперт советы рәисе Наталья Кошкарёва алып барачак.
Мәскәү вакыты буенча 14:00 сәгатьтә берьюлы дүрт шәһәрдән дүрт трансляция башлана:
- Таллиндагы Рус мәдәнияте үзәгендә текстны Виктор Сухоруков укыячак;
- Санкт-Петербургтагы А.И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетында трансляцияне Светлана Сурганова алып барачак;
- Мәскәүдә «Мәскәү корыч һәм эретмә институты» Милли тикшеренү технология университетында Леонид Ярмольник чыгыш ясаячак;
- Башкаладагы Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетында диктантны җырчы Зара алып барачак.
Исегезгә төшерәбез: бүген, 14 апрельдә, 14.00 сәгатьтә "Татар-информ" татарстанлыларны "Тоталь диктант-2018" чарасына чакыра. Бу - һәр елны, теләге булган һәркем өчен уздырыла торган, ирекле диктант формасындагы мәгариф акциясе.
"Татар-информ" сайтында акциянең онлайн-трансляциясе урнаштырыла.
Нет комментариев