Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Зилин" урамы да асфальт күрер икән"

Судан-баткаклыктан арына алмаган Олы Әтнә авылының

Зилин урамына бүген асфальт җәя башлаячаклар, дип хәбәр иткән идем кичә. Башланды бу эш. Зур-зур техникалар килеп басты юл читләренә. Кайсы чистарта, кайсы техникасын карый. 

Барыбызны да, бигрәк тә бу урамда яшәүчеләрне шатландырган әлеге зур эшне Казаннан килгән оешма башкара. Үзләренең исемнәрен дә әйтеп тормадылар, хәтта. 

- Монда безне барыбер белмиләр, шатлык бүләк итүчеләр дип исләрендә калсак, шул җитә. Аннан соң без бирелгән заказны үтәүчеләр генә. Үзегезнең җитәкчеләрнең роле зур. Сыйфатлы итеп эшлибез, борчылмасыннар. Игелеген күреп яшәгез...- диделәр кичә аралашканда.

Алдан хәбәр иткәнемчә, әлеге юл үзара салым программасы кысаларында эшләнә. 

Аллаһка шөкер, җитәкчеләргә рәхмәт, Олы Әтнәнең иң начар, керә алмаслар дигән урамнарын да төзекләндереп киләләр. Бу бәхеткә Үртәм, Мөндеш  кебек  кечкенә авыллар да тиенсен иде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев