Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Азатны бүләкләделәр

Котлыйбыз! Мәдәниятне үз җанына сыйдырган бу мөхтәрәм зат бик лаек мондый хөрмәткә.

Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Хәйретдинов Азат Гыйльметдин улы "Сәләт Викимәктәбе" проектының 2019 елда викисәфәрләр оештыруына әһәмиятле өлеш керткән өчен, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хәтерләсәгез, "Сәләт" лагерена йөрүчеләр районыбызга кайтып, Ш.Мәрҗани эзләре буенча йөрделәр. Ябынчы авылында булып, галимнең нигезе белән таныштылар. Комыргуҗа мәктәбендәге Ш.Мәрҗани музеенда булып, үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Беррәттән районыбыз белән дә танышып, аның мәдәни эшчәнлеген күрделәр.

Ә мәдәниятебез эшчәнлеге кемгә дә күрсәтерлек. Сәләтләребез дә, талантларыбыз да җитәрлек.

Быелгысын гына алсак та, 2019 елның дүрт аенда Әтнә район мәдәният бүлеге тарафыннан барлыгы 750гә якын чара үткәрелгән. Алар арасында зур масса-чаралар гына тугел, йомгаклау семинарлары, танылган шагыйрьләр, язучылар сәнгать әһелләре белән очрашулар, авыл мәдәният йортларында һәм клубларда эшләп килүче гаилә клубларының җыелышлары, берләшмәләрнең йомгаклау концертлары, Республикабызның профессиональ җыр һәм бию коллективлары концертлары да бар.  53 катнашучы, инструменталь ансамбльдән торган район мәдәният йорты үзешчәннәре "Кышкы моңнар" дип исемләнгән -концерт программасы белән районыбызның авыл мәдәният йортларында концетлар куйдылар. Ә инде авыл клуб мөдирләре һәм сәнгать җитәкчеләре берләшеп "Күңел җылысы" концертлары белән 18 авылны әйләнеп чыктылар.

Күптән түгел генә "Әтнә бит ул - киң бит ул" Әтнә муниципаль районы оешмалары арасында узучы театральләшкән тамашасы узды.  Монысы үзе генә дә  ни тора. Районыбыз белән артистларга  әйләнеп бетә яздык. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Гыйльметдин улы әйткәнчә инде, "Башта мәдәниятне, Азатны сүгеп тотыналар да, соңыннан шул дәрәҗәдә бирелеп сәхнә тормышына кереп китәләр, яшиләр, чыга алмый тилмерәләр. Ә без сокланудан туймыйбыз, күпме сәләтләр ачыла". 

Хәер, мәдәният шул рәвешле эшләмәсә, күңелле дә түгел. Халык белән бер сулышта сулау, мәдәниятнең "нәрсә ашаганын белү" - һәр ике якка файда.

Ә җитәкчесе һәрчак үрнәк күрсәтеп, төп рольләрдә үзе яши. Монысы да мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев