Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Балалар Яңа ел каршылый - фоторепортаж

Бу минутларда Олы Әтнәнең боз сараенда районыбыз балаларының бәйрәме бара.

Кем генә юк анда: Эт тә шунда, Убырлы да бар, Мәче, Дуңгыз, Кыш бабай, Кар кызы...һәм балалар өчен әлеге матур бәйрәмне оештыручы Спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәбе тренерлары, мәдәният хезмәткәрләре, һәр авылныкы монда...

Мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов үзе карап тора, күзәтә. Тәртип сакчылары да янәшәдә. Мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗанова алып бара. Укучылар чыгышы, спорт ярышлары белән чиратлаша. Чыршы әйләнәсендә бер төркем әйләнә. 

Суык булса да, монда кызу. Спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев һәр уенның оештыручысын билгеләде. Кыскасы, бәйрәм гөрли. 

Тау шуучы, балалары белән бәйрәм карарга килүчеләр дә җитәрлек.

С.Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев