Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Бүген - Халыкара театр көне, котлы булсын!

1961 елның 27 мартында Халыкара театр институтының (МИТ) IX конгрессы делегатлары инициативасы белән ЮНЕСКО каршында Бөтендөнья театр көне  билгеләнә. Совет Социалистик Республикалары Союзы Мәскәүдә, 1959 елдан башлап, СССР башкаласы Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия театр җәмгыяте базасында Совет милли театр институты ачылган көннән МИТ әгъзасы булып тора. "ВИКИПЕДИЯ" әнә шулай дип хәбәр итә.

“Театр көне” — театр хезмәткәрләренең: актерлар, театр режиссерлары-куючы режиссерлар, продюсерлар, светотехниклар, тавыш инженерлары, декорацияләрне монтажлаучылар һәм хәтта билетлар сатучы һәм гардеробщикларның профессиональ бәйрәме. Чөнки, “Спектакль театр бинасына кергән мизгелдән башлана”. Бу цитата вакытлар узу белән “Театр кием элгечтән башлана” дигән канатлы фразага әверелде.

Театр сәнгатен яратучылар өчен "Театр көне” чын бәйрәм булып тора, чөнки бу көнгә “мәдәният храмнары”нда төрле тантаналы чаралар, төрле театр фестивальләре уздырыла, ә кайбер театрлар бу көнгә яңа спектакльләрнең премьераларын тәкъдим итәргә тырыша.

Бу уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистларын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X