Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Бәйге җиңүчеләре билгеле

Район үзәк китапханәсендә "Быть рабочим призвание гордое" ("Эшче һөнәр - горур һөнәр") дип исемләнгән эшче һөнәрләргә багышланган бәйгенең 15 майга кадәр барганлыгын язган идек.

Катнашу өчен 14 яшьтән олыракларга эшче һөнәрләргә багышланган китап укып, шул китапта искә алынган һөнәр турында рәсем ясап китерергә кирәк иде. 

    Бәйгенең максаты - эшче һөнәрләр турында фәнни-популяр һәм матур әдәбиятны популярлаштыру, китапханә хезмәтенең заманча формалары һәм ысуллары  белән эшче һөнәрләрнең кызыгырлык имиджын булдыру, сынлы сәнгать аша  укучыда китап укуга кызыксынуны арттыру.

- Әлеге бәйгегә 40 эш килде. Нәтиҗә ясый башлагач, кайсын сайларга белми аптырадык. Рәссам ясаган рәсем дә, мәктәп укучылары ясаганы да бар. Җиңүчеләрне шунлыктан ике төркем белән билгеләдек. 14 яшьтән 30 яшькә кадәр, һәм 30 яшьтән өлкәнрәкләргә, - дип ачыклык кертте район үзәк китапханәсе җитәкчесе Алсу Әскарова.

Катнашучылар күбрәк Фәйзи Галиевнең "Икмәк язмышы", Г.Ахуновның "Хәзинә", Г.Бәшировның "Намус" романына  һәм Ә.Еники, К.Кәримов, В.Касыймова, М.Мөһдиев, хәтта рус әдәбияты классигы В.Маяковский әсәрләренә өстенлек биргәннәр. 

Бәйгенең баш хөкемдары сәнгать мәктәбе укытучысы  -  Гөлназ Шиһапова, аның   җитәкчелегендәге жюри комиссиясе бик гадел эш итәргә тырышты.

Җиңүчеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез:

14 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр

1 урын - Галимҗанова Зилә, 

2 урын - Ситдикова Әминә, Галимҗанова Алсу

3 урын - Хәкимуллина Илүзә, Низамиева Зөһрә, Мөхәммәтшина Зәлия.

30 яшьтән өлкәнрәкләр

1 урын - Шәйхетдинова Римма,

2 урын - Вафина Луиза, Гарипова Фәнзилә,

3 урын - Мөхәммәтҗанова Әлфинә, Шәрипова Лилия, Сидеевлар.

 

Фотолар инстаграмнан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев