Күңгәр мәдәният йортында «Мәхәллә» проекты старт алды
мәдәният

Күңгәр мәдәният йортында «Мәхәллә» проекты старт алды

Әлеге проект кысаларында «Энә һәм җеп моңы» дип исемләнгән чигү буенча осталык дәресләре үтәчәк.

 

Ә бүгенге кереш өлештә балаларны проектның максатлары, күргәзмәдәге элеккеге чигү эшләнмәләре белән таныштырдык.

"Энә һәм җеп моңы" дип аталган чигү остаханәсе, чыннан да, безнең өчен яңалык. Хәзерге вакытта, цифрлаштыру чорында, кулдан эшләнгән әйберләрнең кадере артты.

Чигү сәнгате – ул әбиләребездән калган кыйммәтле мирас. Ә мирас – ул амәнәт. Димәк, без аны саклап калырга һәм киләсе буынга җиткерергә тиешбез.

Бу – безнең бурыч!


Нет комментариев