Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Әле мондыен ук күргән юк иде

Күәм мәктәбе укучылары "Дәү әни"дә (6+) кунакта булдылар.

Бүген Күәм авыл китапханәсе дә  "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" Республика акциясенә кушылды.

      Акцияне оештыручы − Республика балалар китапханәсе. Ул Татарстан Республикасы язучыларының балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган иң яхшы әсәрләрен популярлаштыру максаты белән үткәрелде.

     Әлеге акциядә Күәм балалар бакчасына йөрүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары да катнашты.  "Дәү әни" гә  ( китапханәче Луиза Вафина) кунакка килгән балалар А.Алиш исемендәге премия лауреаты Ленар Миңнемөһим улы Шәехов һәм аның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган китаплары белән таныштылар.

"Дәү әни"гә ияреп "Безнең урманда" китабы буенча урманга сәяхәт кылдылар, киек-җәнлекләр турында шигырьләр тыңладылар. "Безнең ишегалдында" китабындагы йорт хайваннары турындагы кызыклы табышмакларны чиштеләр. Дидактик карточкалар ярдәмендә "Кем нәрсә ярата?", "Пазл җыю" уеннарында да балалар бик теләп катнаштылар. Үзләренең өлгерлекләре, тапкыр җаваплары белән балалар "Дәү әни"не бик сөендерделәр.

Балаларга да, кызыксынып карап торучыларга да бик кызыклы чара булды бу. Уйласаң әллә ниләр оештырып була икән. Луиза Вафина кебек  үз эшеңнең фанаты булу гына кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев