Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

“Мисс Күңгәр – 2018” бәйгесендә кем җиңәр?

Районыбызның авыл мәдәният йортлары коллективларының башкарган эшләре сокландыра, минут тик тормыйлар. Түгәрәкләр эшен алып барырга да вакыт табалар, төрле кызыклы чаралар да уйлап табалар.  Әйдәүче булганда, авыл халкы, яшьләре сөенә-сөенә ризалаша.

Шушы көннәрдә, тәгаенләп әйтсәк, 22 сентябрьдә Күңгәр мәдәният йортында  кызыклы бәйге -  “Мисс Күңгәр – 2018” узды. Күз алдына китердегезме?

 Юктыр, китереп бетерә алмагансыздыр, моны күрергә кирәк. Берсеннән –берсе матур киенгән кызлар, ә аларның сәләтләре... – шөкер, авыл балаларына да сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бар хәзер.

  • Бәйгедә  авылыбыз мәктәбенең башлангыч сыйныфында укучы 13 кыз катнашты. Алар бәйгедә катнашу өчен презентация тәкъдим итеп, үзләренең шөгылен күрсәтергә тиеш иделәр. Бәйге барышында чыгышларын карадык. Әйтергә кирәк, гаҗәпкә дә калдырдылар.  8 кыз финалга узды.  Аларның чыгышына бөтен гомерен мәдәнияткә багышлаган Фәүзия апа Галиева, китапханәче  Лилия Шәрипова, халык арасынан вәкил  булган Рәзинә Әхмәтханова бәя бирде, - дип ачыклык кертте Күңгәр мәдәният йорты директоры Раилә Галиева.

    Әлеге бәйгедә  4 яшьтән алып  11 яшькә кадәрге кызлар катнашты.

Финал ярышына әзерлек эшләре дәвам итә. Анысын 11 октябрьдә күрәчәкбез. Финал ярышында һәркайсының җиңәргә мөмкинлеге бар, диләр. Бу бик яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев