Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Олы Мәңгәр театры балаларны сөендерде

9 декабрь көнне Олы Мәңгәр мәдәният йорты җитмешләп баланы үзенә җыйды.

Ә анда Олы Мәңгәр халык театры ( режиссеры - Рафис Сәләхетдинов) коллективы чакырган клоуннар балаларны каршы алып, аларга бәйрәм ясадылар. 

"Ириска - Карамелька" шоу программа тәкъдим ителде.

- Моңа кадәр бер шушыңа охшаш бәйрәм ясаган идек, балалар да халык та бик охшатты. Шәфкатьлелек ункөнлеге бар, Яңа ел якынлаша, авыл балаларына тагын бер бәйрәм ясап алыйк, дидек. Кешег шатлык бүләк итү, балаларга бигрәктә , үзеңне дә канатландыра,- ди коллективның режиссеры Рафис Сәләхетдинов.

Изгелек иткән буш калмый, Аллаһы Тәгалә үзе өстәп бирә ул. Кичә әлеге коллектив "Идел-йорт" бәйгесеннән беренче дәрәҗә лауреат булып кайтты. Сөбханалла.

Фото халык театры альбомыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X