Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

"Ошбу дөнья хәлләре, бигрәкләр дә хикмәтле"

"КВН була бүген" дип мәдәният йортларына йөгергәнегез исегезгә төштеме? Төшкәндер, чөнки җөмләсе үк әйтеп тора.

Нәкь менә шул исемдә - "Ошбу дөнья хәлләре, бигрәкләр дә хикмәтле" дигән районыбыз оешмалары арасында үткәрелүче тамашаның шартнамәсе дөнья күрде.

   Оешмаларда эшләүчеләрнең бер эше дә калмый хәзер, барысы да "торып тора"чак. Чөнки мәдәният җитәкчелеге белән район башкарма комитеты җитәкчесенең куллары куелган бу шартнамәгә.  Конкурсның максатлар да, бурычлары да, катнашучы оешмалар исемлеге дә игълан ителгән. Таләпләре дә бар.

Җиңүчеләр 15 номинация буенча бәяләнәчәк. "Иң кәттә начальник" дигәне дә бар. Чөнки оешма җитәкчесе үзләренең чыгышларында катнашырга яки үзе берәр номер башкарырга тиеш. Бу мәҗбүри таләп итеп куелган.

Жюри составында:

Гөлнара Реваль кызы Галәветдинова, Әтнә муниципаль районы Совет Аппараты җитәкчесе,

Мөхәмәдҗанов Ренат Гаптелфәт улы , Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе.

Сәләхетдинов Рафис Рәисович, Олы Мәңгәр халык театры баш режиссеры.

Шакирова Рәхинә Фаат кызы, Кышлау авыл җирлеге башлыгы,

Галимҗанов Хәмит Фазылҗан улы, район Советының контроль - хисап палатасы рәисе.

Тамашалар 25 гыйнварда башлана. 

Фото редакция архивыннан алынды. Узган КВН фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X