Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Рифат Зарипов: "Әле минем акчага йорт салып ятасыңмы, диючеләр дә булды"

Рифат кем акчасына йорт сала?

-Пандемия башланганда без Себер якларында йөри идек. Сургутка барып җиткәч, концерт куймыйча, кире борылып кайтып киттек 2 мең чакрымны. Башта бер-ике атнасын Аллага шөкер, ял булды әле дип, авылга кайтып килдек. Аннан хатын ягында кунак булдык. Ял итә-итә дә арылды. Төркемгә килгәндә, без 14 кеше, икесе минем абый. Һәрберебезнең ипотекасы, кредиты бар. Акча безнең концертлардан керә. Концерт куябыз, акча алабыз, шунда ук түлибез. Концерт булмагач, акча да керми. Әзме-күпме запаслар булу сәбәпле, төркемдәге егет-кызларның кредитларына, ипотекаларына 1-2 айларына ярдәм иттем. Әмма концертларны ачмасалар, безнең дә запаслар кими, - ди Рифат Зарипов. Реклама ₽ Цена измены Россия 8 дней и живота как не бывало! Внимание! Не подключайте ТВ-тарелку Ничек кенә булуга да карамастан, җырчы күптән түгел генә йорт салырга керешкән. -Казандагы концертларга алынган билетларының акчасын кире кайтарырга сорап язучылар да, безнең акчага әле йорт салып ятасыңмы, диючеләр дә булды. Әмма ул акчалар миндә түгел, кассада дип аңлатам инде үзләренә, - ди артист.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/le-minem-akchaga-yort-salyp-yatasymy-diyuchelr-d-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев