Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Рөстәм Миңнеханов Кремльдә "Созвездие-Йолдызлык-2019" стипендиатларын бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Кремльдә "Созвездие-Йолдызлык-2019" стипендиатларын бүләкләде

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "Созвездие-Йолдызлык-2019" республика эстрада сәнгате яшьләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде. Гран-при ияләре, беренче дәрәҗә лауретлар, Татарстан Президентның махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.

Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү инде күркәм гадәткә әйләнгән. Барлыгы 40 бүләк, алар арасында ялгызы да, коллектив белән дә чыгыш ясаучылар бар. "Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Иң якты хатирәләр балачак белән бәйле. Балачак кичерешләрен бөтен гомеребез аша уздырабыз, шуңа күрә бу бәйрәм бик мөһим", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов стипендиатларга.

Вручение специальных государственных стипендий победителям Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства "Созвездие-Йолдызлык - 2019"

Президент олылар алдында яшь буынны тәрбияләү җаваплылыгы торганын искәртте. "Без балалар тормышта үзләре якланган хис итүе өчен барысын да эшләргә тиеш", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов фестиваль балаларның иҗади сәләтләрен күрсәтү мәйданчыгы булганын, аның аша миллионлап бала узганын әйтте.

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале хәрәкәте ике дистә ел үсеш ала. Ул республикада балалар һәм яшьләрнең визит карточкасына әйләнде. Төрле елларның җиңүчеләре үзләрен иҗатта үстереп, танылу алды. Фестиваль концертлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастопольда уңышлы уза. "Йолдызлык" үсеп килүче буынның патриотик һәм рухи әхлакый тәрбия үрнәге булып тора. Респубика сезнең белән горурлана!" - диде.

Вручение специальных государственных стипендий победителям Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства "Созвездие-Йолдызлык - 2019"

Президент педагог, остазларга, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. "Сез чын йолдызлар үстерәсез. Киләчәктә дә балалар тамашачыларны башкару осталыгы, искиткеч талантлары белән шатландырыр дип ышанам", - дип әйтте. Рөстәм Миңнеханов киләсе елда ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте. "Фестиваль республиканың бай тарихын ачып бирүгә булышыр дип ышанам", - диде.

Балалар "хореография" номинациясендә (кече төркем 5-11 яшь; урта төркем 12-16 яшь; олылар төркеме 17-21 яшь), "вокаль ансамбльләр" номинациясендә (кече төркем 5-11 яшь; урта төркем 12-15 яшь), "вокал-соло" номинациясендә (5-7 яшь; 8-11 яшь; 12-15 яшь; 16-21 яшь), "конферанс" номинациясендә (5-9 яшь; 10-15 яшь) бүләкләнде.

Вручение специальных государственных стипендий победителям Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства "Созвездие-Йолдызлык - 2019"

Балалар Рөстәм Миңнехановны кызык эчтәлекле шигырьләр белән дә сөендерде. Алар Татарстанда балалар нык кайгыртылганын, үзләре өчен барлык шартлар тудырылганын билгеләп узды. Президентка рәхмәтләрен җиткерделәр. "Сезнең ярдәмегез белән район башлыклары да безне күреп таныйлар, елмаялар, горурланалар. Без бәхетле", - дип мөрәҗәгать иттеләр.

Нәни артистлар фестивальнең 20 еллык тарихын үзенә алган альбом-китапны Рөстәм Миңнехановка бүләк итеп тапшырдылар. "Мондый искиткеч бүләк өчен рәхмәт сезгә!" - диде Татарстан Президенты. Тик мондый китаплар икәү булып чыкты. Анысын Рөстәм Миңнехановның Владимир Путинга бүләк итүләрен сорадылар. "Без аны да яратабыз", - диде алар.  

Вручение специальных государственных стипендий победителям Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства "Созвездие-Йолдызлык - 2019"

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/01/187334/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев