Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

«Сөмбел” “Манеж”ны шау-гөр китерде

Уңышлары белән котлыйбыз. Фотолар мәдәният йорты альбомыннан алынды.

Кичә, 22 гыйнварда, Әтнә район мәдәният йортының “Сөмбел” халык фольклор ансамбле "Казан Кремль" музей тыюлыгының 25 еллык юбилеена багышланган тантанада катнашып, "Манеж" күргәзмэ залын шау -гөр китереп, үзенә сокландырып, чираттагы бүләген алып кайтты.

 

Район мәдәният йортының “Сөмбел” ансамбле 1987 нче елда оеша. Гомәр ага Мәрдәнов инициативасы белән шул елның 23 апрелендә аңа “Халык” исеме бирелә. Коллективның беренче җитәкчесе – Таһир Кадир улы Фәйзрахманов. Ул җитәкләгән 20 ел дәвамында ансамбль Бөтенроссия һәм республика смотр-конкурслары дипломанты, лауреатлары исемнәрен ала.

2011 елда “Сөмбел” ансамбленә Илдус Мәхмүтов җитәкчелек итә. Ул бер генә ел коллектив белән эшли.

2012 елдан коллективка Рамил Шәрәфиев җитәкчелек итә башлый һәм әлеге көндә дә бу коллектив белән ул эшли. Ансамбль республикабызда оештырылган бик күп чараларда катнаша һәм уңыш яулый. Чөнки алар репертуарны баетып, яшьләр белән тулыландырып торалар. Үрләре алда булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев