Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

"Әтнә сандугачы - 2020" - биш елдан соң

1 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында

Әлеге бәйгенең буласын ишеткәч тә йөрәккә җылы керде. Боз кузгалган күк булды.

Чөнки заманында Азат Фазлыев, Зөлфәт Фәхретдинов, Руслан Галимуллин, Риваль Хисмәтуллин кебек бүгенге танылган, хөрмәткә ия талантлы шәхесләребезне тапкан, күтәргән, камилләшергә этәргән "Әтнә сандугачы" соңгы биш елда үткәрелмәде. Сүлпәнләндек. Алдагы еллардагы активлык та кимеде. Рәхмәт районыбызда эшләүче сәнгать мәктәбенә. Алар Әтнәне оныттырмадылар. Сәнгать мәктәбе белгечләре балалар белән эшләп торгач, мәдәният хезмәткәрләре эшләрен туктатмагач, үзебез дә артык өзгәләнмәдек бугай, шул рәвешле сандугачсыз яшәргә дә ияләндек.

Әле хәтта буласын ишеткәч тә, азрак фикерләр уйнап алды. Бәйгенең нигезләмәсе буенча, махсус уку йортларында, сәнгать мәктәбендә укучыларга әлеге бәйгедә катнашырга ярамагач, катнашырга теләп гариза бирүче булырмы икән,  дип үрсәләнде күңел. Барлыгын белгәч тә,  икеләнү күп булды.

Иртәнге 9 сәгатьтә башланган бәйгене мәртәбәле жюри Риваль Хисмәтуллин, Рәзилә Мөхлисуллина, Рамил Шәрәфиев, Әлфинә Мөхәммәдҗанова бәяләде. Җиңел булмагандыр.

Шул көннең кичендә булган 21 чыгыштан торган гала-концертны мең төрле уй, бихисап зур өмет белән көтеп алдык. Һәм җиз иләктән үткәреп карадык. Таныш җырчылар да чыкты, без белмәгәннәр дә бар иде, белеп тә аптыратканнар аз булмады. “Карале, бу да җырлый икән, әрәм булып яткан” , дип алкышладык.

Башкаланың үзеннән,  җырлыйм дип кайткан, кечкенә буйлы, милли киемнән киенгән, гармунын тоткан Дилүс Гыйззәтуллин сәхнәгә чыгып баскач, Сөбеханналлаһ дип сокландык. Рәхәтлек җанга таралды. Шәһәр бу баланы әле бозмаган, татар телле егет гармун уйный-уйный җырлап җибәрде.

Иң кечкенә башкаручы Диләрә Гәрәева өчен дә сөендек. Раилә Закированы да, Инзилә Гарипованы да... алкышладык. Менә безнең киләчәк. Алар бар, аларны өйрәтәсе, күтәрәсе, алар белән эшлисе генә бар.

Агымдагы елда унынчы тапкыр үткәрелгән татар җыры бәйгесе “Әтнә сандугачы-2020” не сәламләргә килгән Мөнир Мәрдәнов, Алсу Галимҗанова, Флера Гайнетдинова, Альмира Хәкимова, иң кечкенә катнашучы Диләрә Гәрәева, Раилә Закированы да бүләкләде “Әтнә сандугачы”.

“Тамашачы призы” номинациясенә ия булган Әтнә техникумы студенты Фирдүс Кәбировка махсус бүләк тапшырылгач та алкышладык. Кайсы бәйгегә барса да, урын яулап кайтучы бу егеткә яңа үрләр насыйп булсын.

Һәр катнашучы үз бәясен, үз бүләген алды. Бүләкләрне район советы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов тапшырды.

Өченче урынга ия булучылар: Зилә Гыймадиева, Инзилә Бариева, Илназ Шиһапов, Альбина Гарипова; икенче урынга ия булучылар: Люция Сәмигуллина, Гөлназ Гыйниятуллина, Алинә Вафина, Динә Якупова, Дилүс Гыйззәтулин, Динә Гыйниятуллина; беренче урынга лаек булучылар: Гөлнара Халикова, Гүзәл Камалиева, Динә Камалиева, Инзилә Гарипова – аларның барысын да алкышладык.

Үз җыры да булды "Әтнә санлдугачы"ның.

 

Айрат Фәнил улы әйткәнчә, бу бәйгедә катнашып, сәхнәгә чыккан һәр кеше - ул инде җиңүче.

Бәйгенең Гран-прие быел билгеләнмәде.

Бәяләүчеләр шулай карар иткән. Һәм бу карар бик дөрес булган. Күкләргә күтәрергә әле иртәрәк. Тик бу әле чыгышлар начар, дигән сүз түгел. Бәяләү дә, урыннар билгеләү дә, бүләкләү дә күңелне җылытып, киләчәккә өмет уятты. Һәр башкаручыга булган игътибар киләсе ике елдан соң үткәреләсе бәйгегә салынган нигез күк тоелды. 

Моннан соң “Әтнә сандугачы” бәйгесен оештыручылар аны ике елга бер мәртәбә үткәрәбез, диделәр. Насыйп булсын. Монысының оештырылуы гына да зур бәягә лаек. Рәхмәт Сезгә!

С.Мингатина фото-видеолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев