Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Яңа Әтнә кода-кодагыйларны чәйгә алды

Хәтерләсәгез Яңа Әтнә һәм Түбән Көек мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының "Килен төшерү" йоласын эшләп, халыкка күрсәткәннәр иде. Яңа Әтнә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәбрис Бузунов кияү ролен башкарып , җигүле атларга утыртып Түбән Көек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшләгән килен - Илзирә Заһидуллинаны алып кайткан иде

http://atnya-rt.ru/news/mdniyat/tbris-ylngn-nik-atta-nik-kulynda-balta

Кичә, 10 февраль көнне, киленнең әти-әниләрен, унлап парны кунакка алды Яңа әтнәләр.

Аларны Яңа Әтнә, авыл белән диярлек, иллеләп кеше бик булыр, гармуннар белән җырлап каршы алдылар.

  • Рәхмәт инде авылдашларга, авыл белән куптык, бу кадәр үк күңелле булыр дип уйламаган идек. Иң өлкәнебез Бәширә әби, үзе аларга багышлап шигырьләр язып, укып, сәламләп каршы алды, - дип сөенә Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева.

    Яңа Шимбердән төп кода Габделбәр Каюмов белән Тәслимә апа, әбиләре Бәширә Дания апа, Гөлфия апа, Диләнур апа, Накия апа, Кече Әтнә Люция апа, Дамира апа, Фоат абый, Мансур абый , Рүзәл абый, Надия апа төп рольләрне башкардылар. Аларга калган яңаәтнәлеләр, яшьләр кушылды. Кыскасы, авыл белән авыл туганлашты.

  •  

    Халыкның әлеге йоласы бөтен шартына туры китереп башкардылар, чын кодалар алу булды бу. Ул табын кору дисеңме, өстәлдә ни генә юк, искитмәле; табында утырып, танышып, сыйланып, җырлап алгач, кияү белән киленне мунчага озаттылар.

    Бу йола төрле җирдә төрлечә саакланып калган, биредә кияү белән киленне ләгәнгә утыртып, Тәслимә апалар мунчасына алып киттеләр. Урам буйлап 3 кеше Гөлфия апа, Фоат абый, Рүзәл абый яшьләрне тартып бара, ә калганнары арттан гармун тартып җырлап озата. Мунчага кертеп, кырыенда җырлап утырып, мунча кергән яшьләрне тартып кайтып табын корылган өйгә кайттык.

  • Табынны әзерләүдә дә авыл белән ярдәм иттеләр, Диләнур апа коймак пешереп менде, Надия апа Борһанова кыяр-помидор, компот алып килде. Әни кабартма пешерде,калганнарын үзебез әзерләдек, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева.

    Мунчадан кайткач кода-кодагыйларны яңадан биетеп, кабат чәйгә чакырып, хушлашып, үзебезнең авыл бәйрәме белән таныштырабыз дип, Урам бәйрәме үткәрдек.

    Урам бәйрәме дә гөрләп узды. Эльмира Камалиева коймак, Надия апа Борһанова пылау белән сыйлады.

    Әлеге чараларда Кече Әтнә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.

Йолаларны торгызу - авылларны, аларның кешеләрен үзара берләштерүче бер дигән чара да икәнлеген катнашучылар яхшы аңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев